Цицерон: борынгы рим фәлсәфәчесе һәм сәясәтчесе

Марк Туллий Цицерон (лат. Marcus Tullius Cicero; б.ч.к.

106 елның 3 гыйнвары – б.ч.к. 43 елның 7 декабре) – Борынгы Римның дәүләт эшлеклесе, сүз остасы (оратор), юрист һәм фәлсәфәче, б.ч.к. 63 елда Рим дәүләтенең консулы.  Ул Римдагы җайдаклар катламына караган бай муниципийлар (шәһәр әһелләре) гаиләсендә туып үскән һәм Римның иң бөек ораторларының һәм проза стиле белгечләренең берсе булган.

Цицерон
Цицерон: Искәрмәләр, Чыганаклар, Сылтамалар
Туган телдә исем лат. M.Tullius M.f.M.n. Cor. Cicero
Туган 3 гыйнвар БЭК 106[…]
Арпино, Италия[d], Борынгы Рим
Үлгән
Формия, Италия[d], Борынгы Рим
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Ватандашлыгы
Һөнәре фәлсәфәче, шагыйрь, сәясәт теоретигы, хокук белгече, язучы, Ancient Roman priest, политик Древнего Рима, военный Древнего Рима, адвокат, нотыкчы, сәясәтче
Җефет Теренция[d][…] һәм Публилия[d][…]
Балалар Кече Цицерон[d] һәм Туллия Цицеронис[d][…]
Ата-ана
  • Марк Туллий Цицерон[d] (әти)
  • Helvia[d] (әни)
Кардәшләр Квинт Туллий Цицерон[d]

Цицерон: Искәрмәләр, Чыганаклар, Сылтамалар Цицерон Викиҗыентыкта

Цицерон: Искәрмәләр, Чыганаклар, Сылтамалар

Аның латин теленә ясаган йогынтысы шулкадәр зур булган ки, аннан соң килгән проза тарихы, латинныкы гына түгел, ә XIX гасырга кадәр барлык Европа телләрендәге проза, аның язу стиленә реакция рәвешендә яши – чәчмә жанрда язучылар йә аның өслүбен кабул иткән, йә инкарь иткән. Майкл Грант сүзләренә караганда, «Цицеронның Европа әдәбияты һәм фикеренә йогынтысы теләсә кайсы телдәге теләсә кайсы башка язучыдан шактый алда тора». Цицерон римлыларны грек фәлсәфәсенең төп мәктәпләре белән таныштырган һәм латин теленең фәлсәфи вокабулярын, сүзләр тупламасын барлыкка китергән (мәсәлән, evidentiahumanitas, qualitas, quantitas, һәм essentia кебек неологизмнар).

Үзе тәҗрибәле оратор һәм бик тә уңышлы хокукчы булса да, Цицерон үзенең иң мөһим казанышы дип сәяси карьерасын санаган. Аның консуллыгы вакытында Катилинаның икенче фетнәсе башлана, фетнәчеләр шәһәргә читтән һөҗүм итүчеләр ярдәмендә хөкүмәтне бәреп төшерергә маташа. Ләкин Цицерон биш фетнәчене җәзалап үтерергә дигән каршылыклы һәм бәхәсле әмерне бирә һәм фетнәне бастыра. Безнең чорга кадәр I гасырның икенче яртысында Рим дәүләтендә Ватандашлар сугышы була һәм Гай Юлий Цезарьның диктаторлыгы урнаштырыла. Бу буталчык заманада Цицерон гадәти республика хакимиятен кайтарырга өнди. Юлий Цезарь үтерелгәч, Цицерон хакимият өчен башланып киткән көрәштә Марк Антонийның дошманына әверелә, чыгышларында аңа һөҗүм итә. Икенче Триумвират вакытында исә ул дәүләт дошманы дип проскрипцияләргә кертелә. Б.ч.к. 43 елда, Италиядән качып китәргә омтылыш ясаганнан соң, аны хәрбиләр кулга ала һәм ул үтерелә. Аның кисеп алынган куллары һәм башы, Марк Антонийның тәмам җиңүен исбатлап, Рим форумында күрсәтелә.

Франческо Петрарка Цицеронның хатларын табып, «яңадан ачкач», Европа монастырьләрендә латин һәм борынгы грек кулъязмаларын эзләү эше киң җәелә, бу исә Яңарыш чоры башлануга китерә. Польша тарихчысы Тадеуш Зелински фикеренчә, «Ренессанс, барыннан да элек, Цицеронны торгызу иде, һәм бары аннан соң гына һәм аның аша башка классик антиклыкны кайтару иде». Цицерон абруе һәм дәрәҗәсенең иң югары ноктасы XVIII гасырдагы Мәгърифәтчелек чорына туры килә. Джон Локк, Дэвид Юм, Монтескье һәм Эдмунд Берк кебек Мәгърифәтчелекнең алдынгы фикер ияләре һәм сәясәт теоретикларына Цицеронның йогынтысы зур була, күбесенә ул нигезле рәвештә йогынты ясый. Аның әсәрләре Европа мәдәниятенең иң йогынтылы әсәрләре сафында тора, һәм бүген дә Рим тарихын өйрәнүдә, бигрәк тә, Рим республикасының соңгы көннәрен аңлауда беренчел материалның иң мөһим өлешен тәшкил итә.

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 Istituto dell'Enciclopedia Italiana Enciclopedia on line
  • 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Любкер Ф. Tullii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  • 4,0 4,1 Ф. Зелинский Цицерон, Марк Туллий // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1903.
  • 5,0 5,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118520814 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  • Любкер Ф. Terentii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  • 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 7,11 7,12 7,13 Digital Prosopography of the Roman Republic
  • 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 http://www.strachan.dk/family/tullius.htm
  • Публилий // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1898.
  • Любкер Ф. Publilii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  • А. Пр. Туллия // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1902.
  • Rawson, E.: Cicero, a portrait (1975) p. 303
  • Haskell, H.J.: This was Cicero (1964) pp. 300–01
  • Merriam-Webster, Inc (January 1995). "Ciceronian period". Merriam-Webster's Encyclopedia of Literature. Merriam-Webster. p. 244. ISBN 978-0-87779-042-6. https://books.google.com/books?id=eKNK1YwHcQ4C&pg=PA244. Retrieved 27 August 2013. 
  • Cicero, Selected Works, 1971, p. 24
  • Q. Acad. 2.17–18
  • Conte, G.B.: "Latin Literature: a history" (1987) p. 199
  • Wootton, David (1 January 1996). Modern Political Thought: Readings from Machiavelli to Nietzsche. Hackett Publishing. p. 1. ISBN 978-0-87220-341-9. https://books.google.com/books?id=78eaIfCg2mcC. Retrieved 27 August 2013. 
  • Zieliński, Tadeusz. Cicero Im Wandel Der Jahrhunderte. Nabu Press. 
  • Wood, Neal (1991). Cicero's Social and Political Thought. University of California Press. ISBN 978-0-520-07427-9. 
  • Nicgorski, Walter. Cicero and the Natural Law. Natural Law, Natural Rights, and American Constitutionalism.
  • Griffin, Miriam; Boardman, John; Griffin, Jasper; Murray, Oswyn (15 January 2001). The Oxford Illustrated History of the Roman World. Oxford University Press. pp. 76ff. ISBN 978-0-19-285436-0. https://books.google.com/books?id=w95Nb-BJWRcC&pg=PA76. Retrieved 10 August 2011. 
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Моны да карагыз

    Tags:

    Цицерон ИскәрмәләрЦицерон ЧыганакларЦицерон СылтамаларЦицерон Моны да карагызЦицерон106 ел (б. э. к.)3 гыйнвар43 ел (б. э. к.)7 декабрьKonsulБорынгы РимЛатин теле

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Кәбисә елШәхесЯсалма сүзләрТатар тарихы хронологиясеПавел ДуровҺади ТакташҖомга көн кич белән (әсәр)Сыйфат (сүз төркеме)Муса ҖәлилТатар милли орнаментларыБарбадоста исламXX гасыр (б. э. к.)Тамил телеГалимҗан ИбраһимовБал кортыТатарстан РәисеБанкEfiriumИскиндирихаАварларИнглиз телеФинляндияАквакультураHawa transportıЧимбалСанлы объект таныклыгыЯлкын (журнал)114-нче мәктәп (Казан)Рәсим БаксиковКөнбагышЛюзияQazan KirmäneРәвеш (сүз төркеме)ГерманияXVII гасыр (б. э. к.)ISO 3166-1Рамил ЮнысРоссия ФедерациясеБөек Октябрь инкыйлабыФранц ДрускисBaş bitХәдиҗә бинте ХувәйлидВикипедияЗөлфәт ХәкимБухгалтерБизнесМаҗар телеЭрнест ТимерхановКалька (лексика)Татарстан яшьләре (газета)Сабын чәчәгеКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыМалаялам телеХакка телеМаклерАмерика Кушма ШтатларыЗөлфәт ЗиннуровФигыльСөембикә ханбикәӘзербайҗаннарЛуиза ЯнсуарКөньяк-Көнчыгыш АзияПрограммистлар көнеАлюминийРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Урицкий исемендәге мәдәният сараеEva ElfieШәмгун Саттаровİlon MaskКорбан бәйрәме🡆 More