Ли Бай яки Ли Тай-бо (кыт.
Ли Бай | |
---|---|
Туган телдә исем | 李白 |
Туган | 19 май 701 Суяб, Тан династиясе, Кытай (бүгенге Токмок шәһәре, Кыргызстан) |
Үлгән | 30 ноябрь 762 (61 яшь) Данту |
Үлем сәбәбе | батып үлү[d] |
Күмү урыны | Tomb of Li Bai[d] |
Милләт | кытай |
Ватандашлыгы | Таң династиясе |
Һөнәре | шагыйрь |
Ата-ана |
|
Ли Бай бай сәүдәгәр гаиләсендә туа. Туу җире төгәл билгеле түгел, ләкин бүгенге көндә эзләнүчеләрнең күбесе аның Төркестанда, бүгенге Токмок шәһәреннән ерак түгел җирдә туганын кабул итә. Соңрак, Ли Байга 5 яшь булганда, аның гаиләсе Циньляньсянга күченә. Дәүләт эшлеклесе булу теләгенә карамастан, ул дәүләт хезмәтенә керү өчен таләп ителгән имтиханнарга әзерләнми һәм 25 яшендә Кытай буенча сәяхәт итә башлый. Соңрак, 742 елда, ул император сараена тәкъдим ителә һәм Ханьлинь Академиясендә вазифа ала.
Ике елдан берникадәр азрак вакыт дәвамында ул сарай шагыйре буларак хезмәт итә һәм бу вазифаны үз теләге буенча ташлап китә. Кытай буенча сәяхәткә куела, 744 елның көзендә беренче тапкыр Ду Фу белән күрешә. Ань Лушань күтәрелеше барышында Ли Линь ханзадәсенең фетнәсендә катнаша һәм дәүләт җинаятьчесе буларак хөкем ителә. Баш күтәрелүнең җиңелүеннән соң көньяк-көнбатышка сөрелә. 759 елда амнистиягә эләгә һәм кире көнчыгышка кайта. 762 — 763 елларда вафат була.
Ли Бай якынча 1000 шигырь авторы буларак билгеле. Ләкин күпчелек очракта аның авторлыгы шик астына куела. Аның юэфу жанрындагы хезмәтләре аеруча танылган. Шулай ук аның иҗаты даосизм белән бәйле булган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ли Бай, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.