Кыпчаклар

Кыпчаклар - Дунайдан Иртешкә кадәр җәелгән һәм борынгы гарәп һәм фарсы чыганакларында Дәшт-и Кыпчак дип аталучы җирләрдә яшәгән төрки халыкның атамасы.

Көнбатыш тармагы команнар дип аталган.

Кыпчаклар
1200 елларда Ауразиядәге команнар һәм кыпчаклар кабиләләренең конфедерациясе

Аңлатма

КЫПЧАК «кыпчак, кипчак» ~ гом. кыпч., алт. һ.б. қыпчақ id., бор. төрки qïpčaq, qïfčaq, qïvcaq, qïvčaq-qobï «кыпчак; мескен, ярлы, бәхетсез» – З. Вәлиди (к. аныкы. ) буенча, бор. төрки қубы < қобы ~ бор. монг. γobi, монг. гоби (> каз. ғобы) «коры дала, чүл; Гоби чүллеге» сүзе белән баглы. Кыпчак < кубий-чақ: -чак – кечерәйтү-иркәләү кушымчасы (кыпчак, димәк, «ярлы мескенкәй»). КБтә қывчақ «мескен; ярлы», ш. ук «кыргый» мәгъ. күп тапкыр искә алына, қыв, қывы «буш, ку» сүзе дә еш очрый. Ләкин Европа галимнәре кыпчак сүзенең «этимологиясе билгесез» дип язалар.

Мифологик-фольклористик аңлатмаларда (к. ) кыпчак сүзе кубырчак, кабырчык «эче куыш нәрсә, куышлы агач, тупас ясалган кимә» сүзеннән диелә. Алт. қыбы «хәйләкәр» → қыбычақ «елгыр».

Қыпчақ ~ қыпсақ ~ қыпшақ алт., башк., нуг., каз., к.-калп., үзб. һ.б. халыкларда аерым бер кабилә яисә ыруг атамасы. Башкортларда қыпсақларның егермеләп ыруы (мәс., қара қыпсақ, қарағай қыпсақ, сарыш қыпсақ һ.б.ш.) аерымлана, казакларда, алтайлыларда да шул ук хәл. Әмма аерым кыпчак халкы юк. Татарларда кыпчак сүзе хәтсез заманнардан бирле билгеле (Алтын Урда әд. ядкәрләрендә очрый).

Хәз. кыпчак телләре төшенчәсе соңрак пәйда булган. Бу телләрнең төп билгес – иҗек азагында яңгыраулы тартыклар б, ғ, г, д килә алмау, ул авазларның икенче төр авазга күчә килүе. Мондый күренеш бүтән төрки телләрдә дә очрый, ләкин кыпчакларда эзлекле рәвештә килә. Ш. ук -ган кушымчасының киң кулланылуы да кыпчаклык билгесе. Гомумән, кыпчак телләре уйгур группасы телләреннән килеп чыкканнар.

Кыпчак сүзе һәм кыпчаклар тур. күп язылган. К. ; (кыпчакларны турыдан-туры элгәре бор. сир халкы дип яза). К. ш. ук Куман, Коман.

Кыпчак сүзе (башк. қыпсақ, каз. қыпшақ) күп кабилә, ыруг атамаларында очрый. Кыпчакый дигән тәхәллүс һәм кыпчакый дигән терминологик сыйфат бар, мәс., қыпчақый ат токымы. Күрше телләрдә дә қыпчақ һәм модификацияләре еш кулланыла.

Атама

Татар күренекле тарихчысы Мирфатыйх Зәкиев буенча кыпчак атамасы борынгы төрки сүзләрдән чыккан: къу-кыу (димәк ак) һәм чак-сак (борынгы саклар кабиләләре), ягъни ак сак, саклар - төрки кабиләләрнең бүтән атамасы. Шулай итеп, кыпчаклар - ак төркиләр дигән сүз. Шушы карашны бүтән галимнәр яклый.

Ибн Фадлан Идел буе Болгары дәүләтендә сәфәр иткәндә җирле халыкны сакалиба дип йөртә. Мирфатыйх Зәкиев буенча сакалиба сак+лы+бай сүзтезмәсенә туры килә, ягъни бай сак кешеләре, бай ак төркиләр. Шушы караш буенча Ибн Фадлан болгарларны сакалиба (саклыба) дип атап, болгарлар з-төрендәге кыпчак (ак сак) телендәге халык булганын исбатлаган.

Телләре һәм мәдәниятләре

Кыпчакларның теле төрки була. Иң мөһим истәлек буларак XIII гасыр ахырында төзелгән һәм Codex Cumanicus дип аталучы кыпчак-латин теле сүзлеге санала.

Кыпчаклар бары тик күчмә халык булмаганнар, шулай ук шәһәрләрдә яшәгәннәр. Кыпчак шәһәрләре: Саксин, Таматархан, Барчынлыкәнт, Шарухан һ.б.

Бүгенге көн

Бүгенге көндә төрки телләрнең төньяк-көнбатыш тармагы кыпчак төркеме дип атала. Кыпчак төркеменә татар-башкорт, казакъ, каракалпак, ногай, комык, карачай-балкар, кырым телләре һ.б. керә.

Моны да карагыз

Әдәбият

  • М.З.Закиев и Я.Ф.Кузьмин-Юманади. Казань, 1993. С. 158 .
  • «Проблемы языка и происхождения волжских татар». Казань, 1986. С. 62—108;
  • «Төрки-татар этногенезы» (Этногенез тюрко-татар). Казань-Москва, 1998. С. 322—396;
  • «Происхождение тюрков и татар». Москва, 2003. С. 302—357.

Tags:

Кыпчаклар АңлатмаКыпчаклар АтамаКыпчаклар Телләре һәм мәдәниятләреКыпчаклар Бүгенге көнКыпчаклар Моны да карагызКыпчаклар ӘдәбиятКыпчакларГарәпДунайИртешКоманнарТөрки халыкФарсы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Татар милли киемнәреЯңа Тура мәчетеХәй ВахитНьюкасл-апон-ТайнОльга КашевароваСынык сызык2011 елМонакоНәҗип БәдретдиновRRADРиваятьЛувр музееМаунтин-Вью (Вайоминг)НәүрүзПьер ЭдельЮма (Аризона)Break (төймә)ТөркияИнтернет14 сентябрьУсти-над-ЛабемГөмреҖини коэффициентыТаһир Якупов808 ел (б. э. к.)ЙиглаваМатбугат.руЮг телеИсем (сүз төркеме)ЗагребЭджворт (Пенсильвания)Валенсия (Венесуэла)Генри ФордФоксборо (Массачусетс)Казан ханлыгыКалиновка (Сәвәләй авыл советы)Муса ҖәлилЯпон телеҺава торышыИскәндәр ХәйруллинБулат Мусин (1994)Лейкгерст (Нью-Джерси)Аллаһның 99 исемеМишель ОбамаВикимедиа Фонды«Крокус Сити Холлда» һөҗүмАлинә КәримоваНаполеон БонапартРоссия империясеБрайль шрифтыВикипедияләр исемлегеБаланитДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеБорынгы МисырШвецияXXIX гасыр (б. э. к.)БөекбританияОстраваФлера Тарханова2 декабрьEpicaБалигъ булу яшеМөхәммәт МәһдиевНовгород республикасыГарифҗан МөхәммәтшинӘхмәтгәрәй ХәсәниФәнис ҖиһаншаГабдулла ТукайМөхәммәт пәйгамбәр🡆 More