Казан шәһәренең музей комплексы (рус. Музейный комплекс города Казани), «Казан шәһәренең музей комплексы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе (рус. Муниципальное бюджетное учреждение культуры «Музейный комплекс города Казани»), 1992—2020 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәге, «Казан» милли-мәдәни үзәге муниципаль мәдәният оешмасы («Казан» ММҮ ММО) — Казанда урнашкан муниципаль бюджеттагы мәдәният учреждениесе – музей комплексы.
1992 елда ачылган. 2020 елда бинага 1 млрд сумлык реконструкция үткәрелгән.
Казан шәһәренең музей комплексы | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1992 |
Урын | 420060, Казан, Солтангалиев мəйданы (Пушкин урамы), 86 |
Директор | Луиза Космылина |
Казан шәһәренең музей комплексы Викиҗыентыкта |
Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә. Бу калып мәкаләдә/бүлектә күрсәтелгән җитешсезлекләрне мәкаләләр язу кагыйдәләре таләпләре буенча төзәтү зарур. Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен карагыз. |
«Казан» ММҮ мәгърифәтчел, белем бирә торган, мәдәни, ял-күңел ачу функцияләрен башкара. Биредә рәсми дәүләтчел, бөтенрусия вә халыкара дәрәҗәдәге чаралар, ТҖ презденты, төрле сәяси һәм мәдәни акцияләр, бөтенрусия һәм халыкара конференцияләр һәм күргәзмәләр үткәреләләр. 1981 елның 3 февралендә КПСС ҮК тарафыннан Казан Владимир Ленин Үзәк музееның филиалы булдыру турында карар кабул ителде. «Ленин мемориалының» төзелеше һәм ачылуы Казан университеты студентларының инкыйлаби җыенының 100-еллыгына туры китерелгән һәм 1987 елның 24 июнендә үткәрелгән. Музейның төп бурычлары «В. И. Ленин исеме вә КПСС һәм ССРБ тарихы белән бәйле документларны җыю, саклау һәм пропагандалау» булганнар.
РСФСР Президентының 1991 елның 6 ноябрендәге «КПСС вә КП РСФСР эшчәнлеге турында» фәрманы буенча, КПСС һәм аның оешмаларының, шул исәптә Владимир Ленин Үзәк музееның Казан филиалының, эшчәнлеге туктатылган.
Казан шәһәр шурасы карары буенча 1992 елда элекке музейга «Казан» милли-мәдәни үзәге исеме бирелгән..
1996 елда ТР милли китапханәсе (элекке «Казан» ММҮ) бинасы алдында, Солтангәлиев мәйданы ягыннан, 40-метрлы стела куелган.
2019 елның сентябрендә «һәйкәлгә рестраврация ясау өчен» сүтеп алынды.
Казанның истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Казан шәһәренең музей комплексы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.