Зөфәр Гыймаев, Зөфәр Фоат улы Гыймаев (1951 елның 9 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Нәмәнгән ― 2022 елның 15 феврале, РФ, Татарстан, Казан) – рәссам.
Татарстан Рәссамнар берлегенең һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең идарә рәисе (2008―2022). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). Бакый Урманче (2003), Тукай (2005) премияләре лауреаты. РФ атказанган, Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).
Зөфәр Гыймаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөфәр Фоат улы Гыймаев |
Туган | 9 гыйнвар 1951 СССР, Үзбәкстан ССР, Нәмәнгән шәһәре |
Үлгән | 15 февраль 2022 (71 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Шамил Усманов урамы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе, И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d], ССҖБ сынлы сәнгать академиясе[d] һәм Творческая мастерская живописи[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Гүзәл Әнвәр кызы |
Бүләк һәм премияләре | (2005) Бакый Урманче премиясе (2003) |
1951 елның 9 гыйнваренда Үзбәкстан ССРның Нәмәнгән шәһәрендә туган. 1952 елдан Казанда яши. Казанның сәнгать укуханәсен (1970), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (А. Д. Зайцев остаханәсе, 1976), СССР Сәнгать академиясенең Казандагы бүлеген (Харис Якупов остаханәсе, 1980) тәмамлаган.
2022 елның 15 февралендә 71 яшендә Казанда вафат . Курган зиратына җирләнгән .
Татарстанда һәм Россиядә портрет жанрында эшләүче әйдәүче рәссамнарның берсе. Татарстан сәнгать әһелләренең күпсанлы портретларын төрле техникада иҗат итә.
1970 елдан башлап зона, республика, бөтенсоюз, бөтенрусия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә. Снина (Словакия) шәһәрендә узучы халыкара күргәзмәдә, Анталия (Төркия) шәһәрендә узучы ТЮРКСОЙ халыкара пленэрында катнаша.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зөфәр Гыймаев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.