«Хәзинә» милли сәнгать галереясы — Татарстанның сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе.
Казан Кремлендә әүвәлге Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан. Галереяның төп экспонатлары – Татарстан рәссамнарының һәм сынчыларының сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре. Тамашачылар галереяда күренекле рәссамнарның бер урынга тупланган сирәк очрый торган иҗат хезмәтләрен күрә ала.
«Хәзинә» милли сәнгать галереясы | |
---|---|
Галерея бинасы - Юнкерлар укуханәсе. ХХ гасыр башы | |
Нигезләү датасы | 2005 |
Урын | Казан |
Директор | Галина Рамазанова |
Сайт | http://izo-museum.ru/ |
«Хәзинә» милли сәнгать галереясы Викиҗыентыкта |
1950 елдан башлап, Татарстанның сынлы сәнгать музеенда Татарстан рәссамнарының сынлы сәнгать, графика, скульптура әсәрләрен туплау эше башлана. Шуларга нигезләнеп, музейда Татарстанның һөнәри декоратив - гамәли сәнгате дип исемләнгән, даими эшләүче экспозиция ясала. Татар милли сәнгате тупланмасы музей фондында күренекле урын били. Шул тупланма нигезендә 2005 елның 23 августында , Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Казан Кремле музей-тыюлыгында элекке юнкерлар училищесы бинасында Татарстанның сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе буларак, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы ачыла.
Төп күргәзмәдә 2 000 сәнгать әсәре куелган.
Радимов, Ш.Н. Мөхәмәтҗанов, М.З. Кәримов, Д.Н. Красильников) эшләрен күрә ала.
В. Тимофеев, Н. Сокольский, М. Васильева, Н. Вәлиуллин, Я. Ушков, Л. Александров, П. Байбарышев, В. Гурьев, Г. Зиновьев картиналары) күргәзмәдә урын алган.
Евгений Зуев, Виктор Куделькин, Борис Майоров, Искәндәр Рафиков, А. Аникеенок, И. Вулах иҗаты белән танышырга мөмкин.
Николай Фешин, Бакый Урманче, Харис Якупов һ. б. замана рәссамнарының күргәзмәгә куелган сирәк очрый торган әсәрләрен карап, Татарстан сынлы сәнгатенең, бигрәк тә татар рәссамнары иҗатының ХХ гасырдагы үсеш баскычларын күзалларга була.
Мөдире – Галина Рамазанова
Галерея һәр көнне эшли, шимбә, якшәмбе – кыска эш көне. Адресы - Казан Кремле, 3- подъезд
«Хәзинә» милли сәнгать гелереясының рәсми сайты : www.izo-museum.ru
1. Казань в памятниках истории и культуры. Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. — Казан, 1982.
2. Рәсми сайт
Казанның истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.