Дашаватар

Дашавата́ра (санскр. दशावतार, санскр.

(IAST) daśāvatāra) — Пураналарда тәфсилләп тасвирланган Вишну Ходаеның ун төп аватары (Вайшнавизмның кайбер традицияләрендә - Кришнаның). Вайшнавизм фәлсәфәсендә аватара (санскр. अवतार, санскр. (IAST) avatāra) гадәттә "чагылыш" яки "килү" мәгънәсендә кулланыла, ә даша (санскр. दश, санскр. (IAST) daśa) сүзе Санскритта "ун" сүзен аңлата. Болар шулай аталган маха-аватарлар (бөек аватарлар). Дашаватарларның исемлеге «Гаруда-пурана»да китерелгән (1.86.10-11). Анда шулай ук миссиялары иң әһәмиятле булган аватарлар ассызыклана. Бу исемлектә күпчелек аватарлар лила-аватарлар буларак сыйфатлана. Беренче дүртесе Сатья-югада килгән (Һинд дине циклында дүрт юга яки эпохаларның беренчесе). Киләсе өч аватар Трета-Югада килгән, сигезенче чагылыш Двапара-югада, ә тугызынчысы Кали-югада. Унынчы аватара хәзерге Кали-юга эпохасының ахырында киләчәк дип алдан әйтелгән.

Аватар Позиция Юга
Матсья 1 Сатья Юга
Курма 2
Вараха 3
Нарасимха 4
Вамана 5 Трета Юга
Парашурама 6
Рама 7
Баларама (8) Двапара Юга
Кришна (8, 9)
Буддха (9) Кали Юга
Калки 10

Тикшерүчеләр фикеренчә, Вишну аватарларның концепциясе Шатапатха-брахманада бар.

Дашаватарлар

  1. Матсья (санскр. मत्स्य, санскр. (IAST) matsya, «балык») — балык булып чагылып, Вишну Бөтендөнья су басу вакытында җиденче Мануны коткара — Вайвасватаны, һәм шулай ук күп ришиларны һәм Ману үзе белән корабка алган барлык үсемлекләрнең орлыкларын. «Бхагавата-пурана» юрамасы буенча, Вишну бу аватарада Хаягрива шәйтанын үтерә һәм шәйтан тарафыннан урланган Ведаларны кайтара.
  2. Курма (санскр. कूर्म, санскр. (IAST) kūrma, «ташбака») — Вишну Ходае ташбака буларак дөнья океаны төбенә төшеп су басу вакытындагы беткән зиннәтләрне коткара. Ходайлар һәм асуралар ташбака өстендә Мандара тавын болгаткыч итеп куялар, аның тирәли Васуки(Шеша) еланын ураталар һәм океанны яза башлыйлар, аннан алар амританы, Лакшмины, Айны, Рамбхаапсарасын, Сурабхины һәм кайбер башка изге мәхлукатларны һәм предметларны алалар.
  3. Вараха (санскр. वराह, санскр. (IAST) varāha, «вепрь») — Хираньякша шәйтаны океанда батырган җирне коткарыр өчен, Вишну кабан дуңгызы булып чагылып шәйтанны мең ел дәвам иткән бәрелештә җиңгән һәм җирне үз казык тешләрендә күтәргән.
  4. Нарасимха (санскр. नरसिंह, санскр. (IAST) narasiṃha, «арслан-кеше»). Бу аватарда Вишну җирне Хираньякашипу шәйтаны тираниясеннән арындыра, ул аны Арслан башлы һәм кеше тәнле җанвар - Нарасимха кыяфәтен алып кисәкләргә өзә.
  5. Вамана (санскр. वामन, санскр. (IAST) vāmana, «кәрлә») — дайтьялар патшасы Бали үзенең аскетик батырлыкларына күрә өч дөнья трилока (күк, җир, җир асты) өстеннән хөкемдарлыкка ия булган һәм Дэваларны буйсындырган. Ходайлар анасы Адити Вишнуга ярдәм өчен мөрәҗәгать иткән һәм шунда ул кәрлә кыяфәтендә Бали алдында пәйда булып, аннан өч адым белән үлчи алган кадәр җирне сораган. Рөхсәт алып, Вишну беренче ике адым белән бөтен Галәмне каплаган, әмма өченче адымны ясамаган, чөнки Бали аңа атлар өчен үзенең башын тәкъдим иткән.
  6. Парашурама (санскр. परशुराम, санскр. (IAST) paraśurāma, «балталы Рама») — Джамадагни брахманының улы буларак чагылып, Вишну биниһая кшатрийларны юк итеп дөньяда хөкемдарлыкны брахманнарга биргән.
  7. Рама (санскр. राम, санскр. (IAST) rāma, «сокландыргыч») — Айодхьяның патшасы һәм патшазадәсе, Трета-югада килгән. Вишну ходаеның идеаль патша һәм ир буларак чагышылышы.
  8. Кришна (санскр. कृष्ण, санскр. (IAST) kṛṣṇa «караңгы» яки «бар нәрсәне дә үзенә җәлеп итүче») — Двапара-югада үзенең туганы Баларама белән килгән. Гаудия-вайшнавизм, нимбарка-сампрадая һәм валлабха-сампрадая кебек Кришнаизм традицияләрендә Кришна Аватар дип түгел, ә Сваям-бхагаван дип санала - Ходайның иң югары формасы һәм барлык аватарларның чыганагы, шул исәптән, Вишнуның да. "Бхагавата-пурана" буенча Кришнаның бертуганы Баларама Ананта-шешаның чагылышы булган. Вайшнавизмның күпчелек агымнарында Баларама шулай ук Вишнуның Аватары буларак кабул ителә. Будда турында искә алу булмаган дашаватар исемлекләрендә, Баларама Вишнуның тугызынчы Аватарасы буларак искә алына.
  9. Гаутама Будда (санскр. गौतम बुद्ध «яктыртылган») — Кали-юга да асурларны Ведалар изгелегендә кире инандырып аларны көчләреннән мәхрүм итү максаты белән килгән. Вишнуның бу чагылышының икенче сәбәбе булып гөнаһлы һәм динсез кешеләрдә Ведаларның изгелегендә һәм изге ритуалларның башкаруының мәҗбүрилегендә кире инандырып, аларны юк итү булган. Будда Ведик хикәяләргә соңрак кертелгән дигән фикерләр дә бар.
  10. Калки (санскр. कल्कि, санскр. (IAST) kalki «мәңгелек», яки «вакыт», яки «гөнаһны юк итүче») — ак атта кара Вишну, аның кылычы ялтырый торган, ул явыз кешеләрне юк итә, Дхарманы торгыза һәм дөньяның киләсе яңартылуын әзерли. Бу "киләсе", Вишнуның мәһди аватары һәм ул Пурана хронологиясе буенча Кали-юганың ахырында киләчәк, ягъни безнең эраның 428 899 елда бетәчәк Һинд дине вакыт циклында.
Дашаватар 
Вишнуның Дашаватарасы. 1771-79 еллар, Андхра-Прадеш, Һиндстан. Виктория һәм Альберт Музее, Лондон.

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Жуковский, Владимир Ильич, Копцева Н. П., Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие., Красноярск, Красноярский государственный университет, 2005

Сылтамалар

Tags:

Дашаватар ларДашаватар ИскәрмәләрДашаватар ӘдәбиятДашаватар СылтамаларДашаватарВишнуГаруда-пуранаКришнаСанскрит

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Миләүшә Шәй­хет­ди­но­ваВадим Захаров (1986)Кипр РеспубликасыГернсиЧамчавуш (Сусуз)ЦуямаСтерлиң фунтыИлдар СибгатуллинБолгарияРоссияТехнологияКадыйр СибгатуллинТейтум (Нью-Мексико)18 мартМарат ЯруллинВинарис Ильегет.auӘхмәт КитаевМөхәммәт Мәһдиев27 декабрьBäñgäluruШәүкәт ГалиевАнна ДыбоЛинцСатурн (планета)Нәфел намазыТарихCOVID-19 коронавирус авыруыФәнис ҖиһаншаГрадец-КраловеРабит БатуллаЧехия һимныAndrey HilaletdinovЗакир ШаһбанАйдар ТимербаевМакколл (Айдахо)Rim RespublikasıTatar isemnäreРавил ФәйзуллинМонакоБерләшкән Гарәп ӘмирлекләреМөнәҗәтБилбао2004 елБайракДунавицеМарсель ӘхмәтҗановГарәп телеАтларЛилльДэвид КэмеронЭпилепсияОксфорд университетыHefestМанго (җимеш)Мәрьям БикбулатоваФутболАльберт МулдашевДания ПатшалыгыӘлегзәндрия (Вирҗиния)Флера ТархановаXXX гасыр (б. э. к.)ОстраваШакир ИзмайловӘмир ГалиәскаровВладимир ПутинИмәнФердинанд СәлаховҺейвалыБеренче театр (спектакль)🡆 More