«Белем радиосы» ― 2022 елның 26 августыннан Казанда эшләүче билингваль белем бирү һәм мәдәни-агарту балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы.
РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты нигезендә тормышка ашырылучы социаль проект. Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә татар һәм рус телләрендә эшли.
Белем радиосы | |
Шәһәр | 420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри ур., 25, 312 нче офис |
---|---|
Ил | |
Тапшыру форматы | интернет-радио |
Тапшыру зонасы | бөтен дөнья |
Тапшыру башлау вакыты | 2022 |
Нигезләүче | |
Сайт | |
Онлайн-тапшыру |
Татнетны үстерү фонды оештыручысы һәм башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин инициативасы һәм Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм күрсәтү фондының финанс ярдәме белән оештырылган.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен (мәктәп яшендәгеләр өчен) радио эфирыннан тапшырыла торган махсус файдалы контент аз булу сәбәпле, радионы оештыручылар әлеге мәсьәләдә ныклы аналитика ясаган һәм республикада яшь буын өчен әлеге радионың кирәк булуын билгеләгән.
Социаль проектның максаты:
Радио – билингваль, ул ике телдә – татар һәм рус телләрендә эшли. «Белем радиосы»нда һөнәр сайларга ярдәм итә, уңышка омтылу хисе уята, белемнәрне арттыра һәм дөньяны күзаллауны киңәйтә торган мәгълүмати тапшырулар әзерләнә. «Белем радиосы»нда теге яисә бу өлкәдә уңышка ирешкән һәр яшүсмер үз талантын күрсәтә, үз таланты турында сөйли ала. «Белем радиосы» ― яшь буынга үзләрен алып баручы буларак сынарга, әлеге өлкәгә беренче адымнарын атларга мөмкинлек бирүче мәйданчык.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Белем радиосы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.