Милләт

Милләт (гарәпчәдән – millah, ملة) яки нация (лат.

nātĭō) — индустриаль чорның социаль-икътисади, мәдәни-сәяси һәм рухи җәмгыяте.

Милләт
Милләт Милләт Викиҗыентыкта

Үртак тел, мәдәният, этнос, физик чыгыш яки тарихка ия булган кешеләр җәмгыятен билгеләү өчен кулланыла алучы сүз. Бу билгеләмә буенча милләт географик чикләре булмаган бер төшенчә дип күрсәтелә. Шулай ук, бу сүз этник төзелешләренә карамастан берәр суверен дәүләттә яшәүче кешеләрнең кебек уртак территория һәм хөкүмәт системасының хезмәтләрен бүлешүчеләрне билгеләү өчен кулланыла ала .

Тар мәгънәсендә, Төньяк Америка кызылтәнлеләр (ингл.) кебек җәмгыятьләргә кергән халыкларны билгели ала.

Халыкара хокукта милли дәүләтнең синонимы булып тора.

Этимология

Милләт

Милләт сүзе IV гасырда диннәре Зәрдөштлек булган фарсыларның Милләт  Сассанид империясе (ингл.) дәүләтләре чакларында Христианлык динен тотып яшәгән азчылыкларны билгеләр өчен кулланыла.

Милләт /Милләт  Госманлы империясендәге 1839 елда Танзимат реформалары (ингл.) кертелә башлавыннан соң дәүләт тарафыннан хокуклары якланылган һәм үз кануннары буенча хөкем ителгән азчылык дини төркемнәрне (ингл.) билгеләү өчен кулланыла.

Нация

Нация сүзенең тамыры булган nātĭō туры мәгънәдә "туган бер әйбер" дигәне.

Классик латин телендә б.э.к. 44 елда Цицерон (ингл.) тарафыннан “Марк Антонийга (ингл.) каршы филиппик язулары (ингл.)” исемле сериясендә түбәнрәк дип күрелгән тышкы нацияләр (халыклар нацияләре, расалар) һәм Милләт /Милләт  Көнбатыш Рим империясеның civitas ("мәдәниятле җәмгыять") турында бәхәстә кулланыла:

"Omnes nationes servitutem ferre possunt: nostra civitas non potest."
("Бар расалар коллыкта яши ала, ә безнең мәдәни җәмгыятебез – юк.")|en:Cicero|Orationes: Pro Milone, Pro Marcello, Pro Ligario, Pro rege Deiotaro|Philippicae I-XIV


Сүзнең бүгенге мәгънәдә инде 968 елда кулланылганы турындагы игъланнар тарихи документлар белән нигезләнмәгән.

Фәнни тикшеренүләр

Вәзгыять, гомумән алганда, социология һәм политология фәннәре тарафыннан өйрәнелә. Тикшеренүләр төп ике юнәлештә алып барыла - этник (en) һәм ватандашлар милләте (en) тойгылары (милләтчелек). Бүгенге көндә анализ гадәттә милли кемлекне төзү тирәсендәге хисләргә, индивид яки төркем дәрәҗәсендә аңлы яки аңсыз килеш, ихтыярый яки киресенчә эшләгән механизмнарны ачыклауга багышланган иҗтимагый-тарихи тикшеренүләргә нигезләнә. Кайберәүләре бу процессларда дәүләт һәм коммуникацияләр, аеруча икътисади мәсьәләләр өлкәсендә, еш төп ролләрен уйнаганнарын ачыклый.

Психологик ягыннан, милләт үзләрен аның әгъзалары буларак хис иткән кешеләр тарафыннан үз хыял итү көче ярдәмендә булдырылган уйдырма җәмгыять (ru) буларак аңлатыла. .

Кешеләрнең үзләрен берәр милләт әгъзасы буларак санарга килүләре һәм дәвам итүләре механизмын XIX-XX гасырлары чигендә формалашкан иҗтимагый-сәяси инженерия (en) тармагындагы галимнәр өйрәнә. 1960-елларда АКШта иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр арасында Жан-Жак Руссо XVIII гасырда ук керткән иҗтимагый дин (en) концепциясе популярлык казана, төрле кыйммәтләрне ассызыклаучы мөрәсим һәм символларның кулланылышының милли берлек хисенә тәэсире буенча эзләнүләр башлана.

Урта гасырларда таралган nationes


Замандаш мәгънәсе

Бүгенге көндә милләт сүзе ике төп төшенчәне билгеләп кулланыла:

  1. этник үзенчәлекләре нигезендә формалашкан җәмгыяви төркем - этносны билгеләгәндә (иң еш очрый).
  2. билгеле бер дәүләтнең гражданнарыннан торган иҗтимагый-сәяси берлек - ватандашлык

Нация сүзе соңгы арада халыкара кулланылышта берәр дәүләтнең ватандашларыннан торган җәмгыяви төркемнең кемлеген (ингл.) билгеләүче терминга таба үзгәрә башлады

Татар милләте

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар



Tags:

Милләт ЭтимологияМилләт Фәнни тикшеренүләрМилләт Урта гасырларда таралган nationesМилләт Замандаш мәгънәсеМилләт Шулай ук карагызМилләт ИскәрмәләрМилләт СылтамаларМилләтГарәпчәЛатин телеҖәмгыять

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Тәлгать ГабдерәхимовMöxämmät-Ämin xanФуат ГарифуллинEfiriumКышкы Олимпия уеннары 2014КазанМаһабһаратамӘрмәннәрКонституцияле монархияХәтер көне«Тантана» премиясеРоза ХафизоваФердинанд СәлаховШәриф ХөсәеновТатар-информ1898 елСу анасы (уен)Сталин репрессияләреАлюминийMacOSФатыйма ГабитоваКарахан (Акьяка)Марсель ГалиевРоссияNAGA.sdХронолектТузганакСаҗидә СөләймановаҖенси якынлыкФоат ӘбүбәкеровМиләшКаһирәПланетаЭдуард БагировГөлүсә БатталоваРәшит ЯгъфәровГарри Поттер һәм Ут кубогыГрецияТатар әдәбиятыСалават районыТорнаяз (Биектау районы)EpicaСәлимә ӘминоваСарыкВикисүзлек.mqHarvard universitetıФаил КамаевТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеҢЗөлфәт ЗиннуровЧишмә (станция)🡆 More