Аккошлар

Аккошла́р (Cygnus) — үрдәк кошлар гаиләлегеннән кошлар ыругы.

6 төре билгеле: 4 се Төньяк ярымшарда, 1 төре - Көньяк Америкада, 1 төре Австралия һәм Тасманиядә. Татарстан Республикасында 2 төре бар. Ысылдавык аккош (C. olor) - оя ясаучы аз санлы күчмә төр, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су яны һәм су асты үләннәре күпләп үскән култыкларда һәм плёсларда, Сукыр Кадыш һәм Кайбыч балык үрчетү хуҗалыгы буаларында апрельдән октябрьгә кадәр яши.

Аккошлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cygnus Garsault, 1764[…]
Таксономик ранг ыру[…]
Югарырак таксон Казлар[d]
Таксонның халык атамасы Cygne, Swan, Schwäne һәм labod
Аккошлар Аккошлар Викиҗыентыкта

Сары борынлы аккош (C. cygnus) язын һәм көзен миграция вакытында очрый. Зур кошлар, гәүдәләре 150 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 12 кг га кадәр. Гәүдәсе сузынкы, муены озын. Каурыйлары ак төстә. Башы уртача зурлыкта. Аяклары кыска, бармак арасындагы йөзү ярылары зур. Яшь кошларның томшыклары алсу төстә, очы кара. Ысылдавык аккошның гәүдәсе, муены озын, кызгылт сары томшык төбендә калынайган кара урыны бар. Сары борынлы аккош беркадәр тәбәнәк формасы һәм кыска муены белән аерылып тора, томшык төбе сары. Аккошлар бер сезонда соргылт-зәңгәр төстәге 5-9 зур йомырка сала. Су үсемлекләре, шулай ук бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кабырчыклар, балыклар белән тукланалар.

2 төре дә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  • 3,0 3,1 IOC World Bird List Version 7.1 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.1
  • IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  • Tags:

    КайбычКошларСукыр КадышҮрдәк кошлар

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Олег ФазылҗановЭвлияфакы (Һаймана)КытайЗәки НуриСорнайДуван районы татар авылларыВәлиевФранция коммуналарыИльмира НәгыймоваБөекбританияХәйретдин МөҗәйӘзһәр ШакировДөньяКырым РеспубликасыСуверен дәүләтЛим Ки-йонгИлһам Шакиров16 августВил СаттаровБагамалар1738 елСтароганькиноСу анасыКалифорния (штат)Лилия ХәмитоваКешенең җенси системасыTendence8 ноябрь1975 елТунис«Тантана» премиясеӘфганстан1962 елБәйлекләрҖырлыйк әлеРөстәм МиңнехановТатар теленең аңлатмалы сүзлегеПортугалияУрицкий исемендәге мәдәният сараеКүгәрчен районыТуфан МиңнуллинТуган телТверьБаш битӘлдермештән Әлмәндәр (пьеса)Татар әлифбасыНурмиевПавел РомановТаҗи ГыйззәтБөтендөнья пәрәвезеУкраина1500 елГарәп телеХәйдәр СәйбаталовГөлдания ХәйруллинаӘнгам Атнабаев2006 елИнтернетТатар теле диалектлары48-нче мәктәпВолонгоКазан ханлыгы1848 ел🡆 More