Абсолют йолдызча зурлык — астрономик объектның яктыртучанлыгын тасвирлаучы физик зурлык.
Төрле объектлар өчен абсолют зурлыкның төрле билгеләмәләре бар.
Абсолют йолдызча зурлык (М) — 10 парсек ераклыгындагы объектның күренүчән йолдызча зурлыгы. Мәсәлән, Кояшның абсолют болометрик йолдызча зурлыгы (электромагнит дулкыннары барлык диапазонын исәпкә алып) = +4,7.
Әгәр m - күренүчән йолдызча зурлык, d - объектка кадәрге аралык булса, абсолют йолдызча зурлык:
биредә: = 10 пк ≈ 32,616 яктылык елы
Тиешенчә күренүчән һәм абсолют йолдызча зурлыклар билгеле булсалар, объектка кадәрге аралыкны болай исәпләргә була:
Абсолют йолдызча зурлык яктыртучанлык белән бәйләнеше:
биредә - Кояшның яктыртучанлыгы, — Кояшның абсолют йолдызча зурлыгы.
Кояш системасының объектлары өчен абсолют йолдызча зурлыгы башкача билгеләнә. Алар өчен абсолют йолдызча зурлык Кояштан һәм күзәтүчедән 1 а.б. ераклыгындыгы күренүчән йолдызча зурлыкка тигез.
Планетаның абсолют йолдызча зурлыгы g:
биредә m0 — Кояшның күренүчән йолдызча зурлыгы
Яки планетаның зурлыгы буенча:
биредә: ρ - 1 а.б. ераклыгыннан планета күренгән почмагы
Астероидларның альбедо иң таралган саны 0,25 — 0,05.
Метеорлар өчен:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Абсолют йолдызча зурлык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.