Авыл — авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче халык яши торган торак пункт төре.
Авыл | |
Югарырак ранг | зур авыл[d] |
---|---|
Түбәнрәк ранг | авыл |
Үрнәк элементы | Сиракава[d], Pariangan[d], Ковачевица, Рейне[d], Умоджа[d], Tenganan[d] һәм Монсанту (Иданья-а-Нова) |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Авыл Викиҗыентыкта |
Авыл – татар-кыпчак сүзе. Борынгы төркичәдә агыла - киртәләп алынган урын, кура, табыр сүзеннән.
Зуррак авылларны элегрәк гарәпчә сүз белән карья дип тә атаганнар, ә башкорт якларында авылны, җәйләүдән аерып, ызма дип тә йөрткәннәр.
Авыл термины бигрәк тә үзбәк һәм таҗик телләренә хас «кышлак» мәгънәсендәге сүзгә туры килә.
Украинада авыллар хутор һәм станица дип атала.
Рус телендәге село термины чиркәүле зур авылны белдерә. Татар сөйләмендәге сала рус теленнән кергән (аеруча мишәр теленә хас сүз, караим телендә дә бар).
Зуррак авылдан бүленеп чыккан торак пунктлар «Яңавыл» дип йөртелә. Рәсми чыганакларда русча «выселки», «починок» (татар «пучинкә») терминнары очрый.
Кавказда авыллар ныгытма белән уратыла торган булса, төркиләрдә баштагы чорда ул күчмә тораклык булып саналган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Авыл, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.