Әфганстан Татарлары: Әфганстандагы төрки телле этник төркем

Әфганстан татарлары (фар.

2021 елның мартында Әфганстанның Милли статистика идарәсе җирле татарларны аерым этник төркем итеп терки.

Әфганстан татарлары
яшәү җире

Әфганстан

Теле

пушту, дари, фарсы, үзбәк һ. б.

Дине

Ислам

Кардәш халыклары:

Урта Азия төрки халыклары

Әфганстан Татарлары: Тарих, Дин, Тел
Әфганстандагы татарларның таралып утыру картасы (яшел төс; Парвиз Әхмәди ясаган). Фото ruskline.ru

Тарих

Әфганстан Татарлары: Тарих, Дин, Тел 
Әфганстан татары
Әфганстан Татарлары: Тарих, Дин, Тел 
Әфганстан татары Парвиз Әхмәди. Казан архитектура-төзелеш институтын тәмамлаган

Әфганстан территориясендә татарлар 800 елдан артык яши. Алар арасында XIII гасырда Чыңгызхан гаскәре төбәкне (Бөек Хорасан(рус.)) яулап алганнан соң калган татарларларның, XIX гасырдан әфганнар җирендә сәүдә иткән татар сәүдәгәрләре нәселләре, революцияләр һәм сугышлардан Урта Азия аркылы качып килгән татарлар токымнары, шулай ук Кырым татарлары бар.

1919 елда Аманулла-хан(рус.) армиясендә татар җайдаклары була. ХХ гасыр дәвамында татар халкы әкренләп ассимиляцияләнә, татар телен оныткан.

Әфган татар җәмгыяте әгъзасы Әфганстан Талибанның татар традицияләренә каршы булуын һәм алар әфган татарлары йортларына керүләрен, китапларын яндыруларын һәм күп мәдәни мирасны юк итүләрен әйтте.

Әфганстан татар җәмгыяте Бамианда Будда сыны саклап калырга ярдәм итте, алар үзләренең мирасының өлеше дип санаганнар.

Дин

Әфган татарлары арасында сөнни мөселманнар ― зур күпчелек. Шигый мөселманнары булган әфган татарлары да бар.

Тел

Әфганстандагы татар җәмгыятенең күпчелек әгъзалары татар телен белми. Әфган татарлары география үзенчәлеге һәм тирә-юньдәге халыкларның йогынтысы аркасында туган татар телен оныткан. Эник татарлар Әфганстанда татарлар күчеп утырган җирләрдәге халыкларының телләрен үзләштергән һәм көнкүрештә шуларны куллана. Нигездә, татарлар Әфган дәүләтенең ике төп теле ― пушту теле һәм дари(рус.) телләренә, шулай ук якын төрки телләр булган үзбәк һәм төрекмән телләренә күчкән. Кайбер татарлар – этник таҗиклар, башкалары – этник үзбәкләр, хәзәрәйләр(рус.) яки пуштуннар булып исәпләнгән.

2021 елдан Әфганстанның татарлар яшәгән дүрт вилаятендә татар телен мәҗбүри укыту эше алып барыла.

Халык саны

Кабулда урнашкан «Әфганстан татарлары мәдәни фонды» башлыгы Зәбихулла Татар (Zabihullah Tatar) бәяләвенчә, Әфганстанда 100 000 гә якын этник татарлар яши. 2020 елның 13 ноябрендә БТК Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында узган «Кабул―Мәскәү―Казан» телекүперендә катнашкан Әфганстан ягы Әфганстанда 700 000 татар яшәвен әйтә. Илнең төрле этник төркемнәренең саны турында төгәл мәгълүматлар, нигездә, Әфганстанда халык санын исәпкә алу беркайчан да үткәрелмәгәнгә күрә, билгеле түгел. 1970-еллардагы бәхәсле халык санын алу мәгълүматларына караганда, пуштун халкы Әфганстан халкының 40 проценттан аз гына артыгын, алар артыннан этник таҗиклар — 30 проценттан да кимрәк, ә хәзәрәйләр һәм үзбәкләр — 10 процентка якынын тәшкил итә. Калган халык ― аз санлы этник төркемнәр.

2023 ел башына, кайбер исәпләүләр буенча Әфганстанда - 3 миллион, Иранда – 1 миллион, Пакистанда 2 миллион татар бар.

Таралып утыру

Әфганстандагы татар җәмгыятенең әгъзалары Әфганстанның 34 провинциясенең 16сында таралып утырган. Татарлар иң куе утырган төбәкләр ― Һиндукуш тауларыннан төньякта, Сәмәнган (Руйе-Дуоб өязе) һәм Бәлх, Кондыз, Бәдәхшан, Тәхар, Һәрат, Фәрьяб, Сәре-Пул провинцияләре, Мазары-Шәриф шәһәре тирәләрендә. Төпләнеп утырган районнарда татарлар азчылыкны тәшкил итә.

Мәдәният

Хуҗалык итү

Этник татарларның шактый өлеше үзәктән ерактагы таулы җирдәге авыл районнарында яши, аларның күбесе авыл хуҗалыгында эшли: көтүлекле терлекчелек, игенчелек белән көн күрә. Биредә күпчелек татарлар икмәк үстерү белән, 10 процент татарлар эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Татарлар арасында имамнар, прокурорлар, судьялар, оешма башлыклары, министрлыкларда эшләүчеләр бар.

Киемнәре

Әфганстан ир-ат татарлары чапан, дастар, озын итәкле күлмәк (пирахан), жилет (васкат), одеяло-япма (пату) кия. Хатын-кызлар озын итәкле чуар күлмәк, хатын-кыз бүреге белән яулык, жилет (васкат), шаровар кия.

Ризыклары

Пылау (кабули), майда кыздырылган камыр (атла), сөтле дөге, карае, крути, чакал так, лити, ширмаач, халва маачи.

Бәйрәмнәре

Әфганстан татарлары Сабантуйга охшаган үз бәйрәмнәрен уздыра. Бузкаши (тере кәҗәне тоту), АспДавани (атта чабыш), Кушти Гири (билбаулы көрәш), табигатькә чыгып үткәрелә торган, Татарстандагы Яфрак бәйрәменә охшаган бәйрәмнәре бар.

Мәгълүмат чаралары

Кабул татар иҗтимагый оешмасы җәмгыяте дари телендә «Татар авазы» журналын чыгара.

Җәмәгать оешмалары

Әфганстандагы татар җәмгыятендә илнең Мәгълүмат һәм мәдәният министрлыгында (Information and Culture Ministry) теркәлгән биш иҗтимагый һәм мәдәни оешма эшли. Һәр провинциядә дә Татар яшьләре һәм Татар хатын-кызлары ассоциацияләре эшли.

Кабулдагы татар иҗтимагый оешмасы (башлыгы Камалетдин Татар) «Татарлар авазы» (Voice of Tatar) дип аталган журнал чыгара, басма дари телендә чыга. Соңгы елларда этник татарлар лидерлары Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы белән мәдәни элемтәләр урнаштырган. Бөтендөнья татар конгрессы 15 марттан Әфганстан татарлары өчен татар теле буенча онлайн-курс башлап җибәрүдә ярдәм иткән (дәресне Казан федераль университеты доценты Рамил Таһир улы Йөзмөхәммәтов алып бара. Ул фарсы һәм татар телләрен камил белә).

  • Әфганстан татарлары мәҗлесе рәисе Әлхәд Әхмәд Бәй Татар
  • Әфганстан татарлары советы башлыгы Зәбихулло Надери Татар

Рәсми тану

Әфганстан Конституциясе рәсми рәвештә 14 этник төркемне таный. Алар арасында пуштуннар, таҗиклар, хәзәрәйләр, үзбәкләр, төрекмәннәр, бәлүҗләр, пашайлар, нуристанлылар, аймаклар, кыргызлар, кызылбашлар, гуджарлылар һәм брахвуилар бар.

2021 елның мартында Әфганстанның милли статистика идарәсе (National Statistics Office) җирле татарларны аерым этник төркем итеп теркәгән. Бу адым татарларга шәхесне раслаучы яңа биометрик таныклыкларда (электрон паспорт) үз милләтен «татар» итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарлар Әфганстан Конституциясе нигезендә рәсми танылу онытыла барган татар телен торгызырга ярдәм итәр дип өметләнә.

Мәхдум Абдулла Мөхаммәди (Makhdoom Abdullah Muhammadi) – Әфганстан татарлары лидеры, ил парламентында ике депутат-татарның берсе.

Бәйләнешләр

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Әфганстан Татарлары ТарихӘфганстан Татарлары ДинӘфганстан Татарлары ТелӘфганстан Татарлары Халык саныӘфганстан Татарлары Таралып утыруӘфганстан Татарлары МәдәниятӘфганстан Татарлары Җәмәгать оешмаларыӘфганстан Татарлары Рәсми тануӘфганстан Татарлары БәйләнешләрӘфганстан Татарлары СылтамаларӘфганстан Татарлары ИскәрмәләрӘфганстан ТатарларыТөрки телләрФарсы телеӘфганстан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

«Идел» журналыМиләшЭкотоп.thУтыр, утыр, МәликәУфаТуймазы (станция)Испан телеФилүс КаһировҖиңү көне (Бөек Ватан сугышы)Гаяз АлтыншинСибгат ХәкимМикки МаусБорис ЕльцинНамибияӘзһәр ШакировТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеUnix1978 елның 31 августы вакыйгасыҺади ТакташАнглия милли футбол җыелмасыСефард телеКуниГаяз Исхакый1620-елларВахит ИмамовФирзәр МортазинИльмира Нәгыймова24 ноябрьРус телеСергей Антипов (1949)ЧулманГалимҗан ГыйльмановБолгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгыФеликс Фәрдиев(3792) ПрестонМаһабһаратамАсия ГалиеваДуван районы татар авылларыКандра (станция)ЫмлыкларАйгөл ӘхмәтгалиеваТөрекмәнстанУтИлдус ГабдрахмановВведенский Бистәсе авыл җирлегеРезеда ВәлиеваСабан туе (берләштерү)Алмас НәзировАльвина Вафина2020 елФермий.mqШвецияТаиландФеликс КамиловMöxämmät-Ämin xanГабдулла Рәхимкулов69 pozasıӘ1953 ел2012 ел(6921) JanejacobsСу анасы (балет)БөекбританияРәвеш (сүз төркеме)🡆 More