Ярамир Низаметдинов, Ярамир (Радамир) Эдгар улы Низаметдинов (1987 елның 26 декабре, Курган өлкәсе, Шадрин районы, Йолдыз) — опера җырчысы (лирик-драматик тенор), Бөтенроссия вокал конкурсы (2012), халыкара яшь башкаручыларның телевизион «Татар моңы» (2012), Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара «Татар җыры» (2017) һ.
б. бәйгеләр лауреаты. «Санктъ-Петербургъ Опера» театры солисты.
Ярамир Низаметдинов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Ярамир Эдгар улы Низаметдинов |
Туу көне | 26 декабрь 1987 (36 яшь) |
Туу урыны | Курган өлкәсе, Шадрин районы, Йолдыз авылы |
Эшчәнлек еллары | 2012 - х.в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң | тенор |
Жанрлар | эстрада, классика |
Коллективлар | ТДОһБТ |
yaramir |
1987 елның 26 декабрендә Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз (Юлдус, Эчкен) авылында туган. Әтисе (үги) шофер, әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әти-әнисе балага исемне Чехословакиянең популяр хоккейчысы Яромирныкына (Jaromír Šindel) охшатып куйганнар. Сеңлесе, энесе бар. Музыкага мәхәббәтне әнисе, үзе дә гитарада уйнап, җырлаучы Изольда Нәҗип кызы уяткан.
Йолдыз урта мәктәбен (2005), «физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы» белгечлеге буенча Шадринск дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт бүлеген (2011) тәмамлаган. Төньяк Кавказда (Кабарда-Балкария) хәрби хезмәтен үтәгән. 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетынының вокал бүлегенә (профессор Венера Ганиева классы) укырга керә. 2013 елның июлендә, әзерлек бүлеген тәмамлап, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә (доцент Раида Игълам кызы Ермохина классы) кабул ителә һәм тәмамлый.
2013-2016 елларда остазы, Татарстанның халык артисты Ф.Г. Сәлахов белән «Бер аваз» вокал дуэты төзеп, ил буенча һәм чит илләрдә (Алмания һ.б.) гастрольләрдә була, хөкүмәт концертларында катнаша. 2014 елның 16 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында (Павлюхин урамы) беренче сольный концерты уза. 2015 елның августында беренче видеоклибын төшерә (Шадрин районы Йолдыз авылында). 2017 елның 20 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче (дебют) чыгышы була (П.И. Чайковскийның «Пики дамасы» операсында Распорядитель ариясендә).
Режиссер, «Санктъ-Петербургъ Опера» театры җитәкчесе РФ халык артисты Ю. И. Александров чакыруы буенча Санкт-Петербургка күчә һәм «Санктъ-Петербургъ Опера» театрында эшли башлый.
Распорядитель (П. Чайковский «Пиковая дама»), Ближний боярин (М. Мусоргский «Борис Годунов»), Император Альтоума (Дж. Пуччини «Турандот») һ. б.
Гастон («Травиата», Дж. Верди); Шүрәле, аучы, ябалак, бака («Красная шапочка», Ц.Кюи). Ленский («Евгений Онегин», П. И. Чайковский); Феб Шатопер («Эсмеральда», А. Даргомыжский); Герцог («Риголетто», Дж. Верди) һ. б.
Өйләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ярамир Низаметдинов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.