Яр Чаллы Шәһәре Гербы

Яр Чаллы шәһәре гербы (рус. Герб города Набережные Челны) Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган.

Яр Чаллы шәһәре гербы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Яр Чаллы Шәһәре Гербы

Раслау вакыты

17 март 2005

Дәүләт геральдик регистрында номер

1819

Герб авторы

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Герб идеясе

Ф. Гайфетдинов, Ч. Юсупова

Герб тасвирламасы

«Чите көмеш дулкынлы зәңгәрсу (зәңгәр) җирлектә, көймә борынында карашын көймә юнәлешенә төбәгән, яулыклы һәм җилфердәүче тасмалы кыз башы рәвешендә бизәк ясалган, күренеп торган җиде ишкәкле, җилкәнле алтын көймә; җилкән яшел һәм кызыл төсләр белән кисешкән, һәр ике өлеше дә юка алтын кайма белән уратып алынган; яшел җирлектә шул ук металлдан бөгелгән пояс рәвешендә өч бизәк төшерелгән»

Герб символикасын нигезләү

Гербның төп фигурасы булган көймә, гербка ачыклык кертеп, шәһәр атамасын билгели. Геральдикада гербны төзүдә мондый алым классик алым буларак санала.
Көймә — туктаусыз алга хәрәкәт итүнең, каршылыкларны җиңеп чыгуның, табигать көчләрен буйсындыруның, максатка ирешү чарасының символы.
Көймә борынындагы кыз башына охшаган бизәк йорт учагы символы булып тора.

Киерелгән җилкән юл уңаена искән җилне күрсәтә, барлык башлангычлардагы уңышлар турында сөйли. Җилкән сызыклары белән рухи яшәешнең традицион символы булган, стильләшкән лалә чәчәген хәтерләтә, Яр Чаллы шәһәрен Татарстанның кабатланмас җәүһәре итеп күрсәтә.

Хәрәкәт итүче ишкәкләр шәһәр халкының табигать биргән көч белән генә (җилкәндәге җил) канәгатьләнмичә, үз хезмәтләрен куеп, алга таба хәрәкәт итәргә омтылышын күрсәтә.

Көмеш дулкыннар Чулман елгасын һәм Түбән Кама сусаклагычы символы булып тора. Дулкыннарның көмеш-ак төсе шәһәр атамасының («Яр Чаллы») — «ярдагы ак таш» сүзеннән алынган дигән версия белән аваздаш.

Алтын төс — ныклык, бөеклек, байлык, акыллылы, тотрыклылык, ихтирамлылык символы.

Көмеш төс — чисталык, камиллек, рухият, үзара аңлашу символы.

Зәңгәрсу төс (зәңгәр төс) — хакыйкать, намус, игелек символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яз, үсеш, яңарыш символы.

Кызыл төс — хезмәт, батырлык, яшәү дәрте, матурлык, бәйрәм символы.

Авторлар төркеме

Факил Гайфетдинов (Яр Чаллы), Чулпан Йосыпова (Яр Чаллы), Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 236—239. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Яр Чаллы Шәһәре Гербы Герб тасвирламасыЯр Чаллы Шәһәре Гербы Герб символикасын нигезләүЯр Чаллы Шәһәре Гербы Авторлар төркемеЯр Чаллы Шәһәре Гербы Моны да карагызЯр Чаллы Шәһәре Гербы ӘдәбиятЯр Чаллы Шәһәре Гербы СылтамаларЯр Чаллы Шәһәре Гербы ИскәрмәләрЯр Чаллы Шәһәре Гербы17 март2005 елРоссия ФедерациясеРус телеТатарстан РеспубликасыЯр Чаллы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Алинә ШәрипҗановаТатар халык җырлары (китап)Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеАдлер Тимергалин2 сентябрьАйдар ФәйзрахмановЯндексТалкыш кәләвәГибралтар1914 елВикисүзлекФранц ДрускисOИделРөстәм АсаевCOVID-19 коронавирус авыруыШвейцарияКонденсаторГадел Кутуй2020-елларКайбыч районыАйоваФаил ШәфигуллинДуван районы татар авылларыИлдус ГабдрахмановКолхоз правдасыИкътисади либерализм2001 елУкраинаТатар милли ризыкларыЭчкенВладимир Кулагин урамы (Казан)Беларусь президентын сайлаулар (2020)Илһам ШакировБорынгы төрки телОлег ФазылҗановИнтернетМалайзияБалТереза АнаБодайДиварОклахома (штат)Радик ШәрәфиевÄl-QağidäГариф СәгыйтовҖырлар дәфтәре1724 елСугыш1981 елКазан театрларыТатар милли киемнәреРөстәм ЗакировМөхәммәт Хәмзин1975 елПрограммистГеометрияOman qultığı«Мунча ташы» театры1932 елЮлиан АпостатаДацюань-Татар милли волостеХалыкара рус СоветыКышкы Олимпия уеннары 2014Таллыболак (станция)Хәйдәр Сәйбаталов1529 елНаил Фәтхуллин (1936)🡆 More