Төр (лат. Species) — биологиядә төп таксоннарның иң вагы.
Бүген галимнәр хайваннарның ике миллион, ә үсемлекләрнең 400 мең төре барлыгы турында мәгълүмат бирә, шул ук вакытта яңа төрләр ачылып тора.
Төр, ыру, тәртип һәм сыйныфка бүленеш беренче мәртәбә Линней классификациясендә очрый. Шуннан аларга башка төркемнәр дә кушыла (мәсәлән, тип һәм гаилә).
Линней, Лапландия флорасы турында язганда, һәр үсемлеккә ике исем биргән: ыруы исемен һәм төре исемен. Ыру исеме бу ыруга кергән барлык төрләр өчен гомуми була. Төр исеме - бөтен бер-берсеннән аерылмас организмнар төркеме исеме. Мәслән, Carpa pyrenaica (Пиреней кәҗәсе) исемендә Carpa - ыру, ә pyrenaica - төр; Африка филе исемендә фил - ыру, ә Африка - төрнең исеме.
Линнейгә хәтле дә шундый система була, әмма ыру исеменә озын характеристикалар кушканнар.
Линней организмнарны төрләргә тышкы охшашлык буенча аерган, һәм бу хәл хаталарга китергән. Мәсәлән, кыр үрдәге ата-хайванын һәм ана-хайванын галим төрле төрләргә бүлгән. Хәзер төрләргә бүлү тышкы билгеләр буенча түгел, ә төзелеш, тотыш, нинди территориядә яшәүгә карап билгеләнә.
Тере организмнарның икеле исеме бинар система дип атала.
Төр сыйфатларын инглиз биологы Джон Рэй чыгарган:
Таксономия |
Домен (өспатшалык) — Патшалык — Аспатшалык — Өстип/Өсбүлекчә — Тип/Бүлекчә — Астип/Асбүлекчә — Өссыйныф — Сыйныф — Ассыйныф — Инфрасыйныф — Өсотряд/Өстәртип — Отряд/Тәртип* — Асотряд/Астәртип — Инфраотряд — Өсгаиләлек — Гаиләлек — Асгаиләлек — Өстриба — Триба — Астриба — Ыруг — Бүлек — Асбүлек — Асыруг — Өссекция — Секция — Ассекция — Рәт — Асрәт — Төр — Астөр — Вариетет/Төрлелек — Астөрлелек — Форма — Асформа |
Биология — Биологик таксоннар — Биномиаль номенклатура |
*Отряд — зоологиядә кулланыла; Тәртип — ботаникада |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Төр (биология), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.