Радио Китап: милли, музыкаль мәдәни-агарту радиосы

«Китап» — Татмедиа АҖ тарафыннан 2020 елда оештырылган (2019 елда лицензия алынган) яңа милли, музыкаль мәдәни-агарту радиосы.

«Китап» радиосы — мобиль кушымталар, Интернет сайт һәм Казанда 98,6 FM ешлыгына көйләнгән радиоалгычлар аша тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы милли радио. Баш мөхәррире һәм радио концепциясенең авторы — Алмаз Миргаязов.

Китап
Нигезләнү датасы 17 октябрь 2017
Логотип
Активлык чорнының башы 1 май 2020
Менеджер/директор Алмаз Миргаязов
Дәүләт Радио Китап: Тарих, Идеясе, Потенциаль аудиториясе Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Төп тема музыка һәм матур әдәбият[d]
Нәшрият Татмедиа
Кулланылган тел татар теле
Вакыт мизгеле 27 сентябрь 2019 һәм 29 май 2019[…]
Таратучы ширкәт Google Play[d] һәм App Store[d]
E-mail mailto:[email protected]
Рәсми веб-сайт kitap.fm(тат.)
Эчтәлеге Татар әдәбияты, татар халык музыкасы һәм Татар театры
Радио форматы радиоспектакль[d], аудиокитап[d] һәм этник музыка[d]
Ешлык 98,6 мегагерц
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 26 600 ± 99

Тарих

Радио Китап: Тарих, Идеясе, Потенциаль аудиториясе 
Китап радиосының логотибы

2020 елга Татмедиа химаясендә 9 радиостанция эшләп килә: «Радио Актаныш», «Арча», «Биектау FM», «Нократ дулкыннары», «Минзәлә дулкыннары», «Мөслим-МР», «Күңел», «ДЭНС — Динамит-Түбән Кама», «Саба дулкыннары». Әлеге станцияләр Татарстан районнарында гына кабул ителә. Соңгы тапкыр (2019 елга кадәр) Казанда татар телле радио 2011 елда лицензия алган булган: «Тәртип FM».

Идеясе

Максаты — китап уку традициясенә игътибарны җәлеп итү. «Китап» радиосында эфирның яртысы җырлардан, яртысы әдәби әсәрләрдән торачак. Радионың төп үзенчәлеге — татар халкы арасында бүген яратып укылган, шулай ук татар әдәбияты классикасына әверелгән матур әдәбиятны күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерү.

Потенциаль аудиториясе

Зыялы, белемле, мәдәни дәрәҗәсе югары булган, милли моң, сыйфатлы төзек татарча сөйләм көтүче татарлар.

Эфирда планлаштырылган әсәрләр

    2023 ел

Роза Туфитуллова «Язмыш җиле», повестьлар, Фирүзә Җамалетдинова«Кошлар оя корган җирдә», «Адаштырма», «Буран», повестьлар, Ркаил Зәйдулла «Сунар», хикәяләр, Райнур Әгъләметдинов «Каеннар ник елый?», хикәяләр, Айгөл Габдрахманова «Караш», хикәяләр, Айсылу Гәрәева «Агай», «Мөнҗия», бәяннар, Фәнил Гыйләҗев шигырьләр, Вакыйф Нуруллин «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», повестьлар, Фирдүс Гыймалтдинов «Буа», Алмаз Гыймадиев юмористик хикәяләр, Рәниф Шәрипов шигырьләр, Вахит Имамов «Тозлы яра», «Каенсар», повестьлар, Зөлфәт Хәким «Курку», «Газап», «Легионер», повестьлар, Аяз Гыйләҗев «Балта кем кулында», Мөсәгыйть Хәбибуллин «Илчегә үлем юк», Зиннур Хөснияр«Трагедиягә ике билет», новеллалар, хикәяләр, повестьлар, Марат Кәбиров«Бердәнбер һәм кабатланмас», Кадим Җәмитов «Килмешәк», Рүзәл Мөхәммәтшин «Мин дә китәрмен әле», хикәяләр, Гөлчәчәк Галиева «Газзәбану», «Тулгак», «Өзелгэн өмет», повестьлар, Әлфия Ситдыйкова «Дөнья тәгәрмәче», «Диңгез суы тозлы ул», Роза Хәбибуллина«Мулла килене», повестьлар, Фәрит Яхин «Умырзая», повестьлар, Гүзәл Галләмова «Зәңгәр кыңгыраулар», повесть, Габделхәй Сабитов «Йолдыз яктысы», хикәяләр, Нәҗибә Сафина«Каеннар ник кара таплы», хикәяләр, Дания Гайнетдинова «Көй өзелсә нишләрсең», хикәяләр, Тәлгать Галиуллин «Китек көзге», Нәбирә Гыйматдинова повестьлар.

Әдәби тапшырулар вакыты

«Китап» радиосында көндезге әдәби программалар ял көннәрендә 9:00—11:00, 14:00—16:00, 19:00—21:00 сәгатьләрдә, төнге әдәби тапшырулар 22:00—6:00 аралыгында яңгырый.

Тыңлау мөмкинлеге

«Китап» радиосы башлангыч чорында мобиль кушымталарда эшли, көзгә таба (сентябрь–октябрь) 98,6 МГц ешлыгында Казанның ФМ киңлегендә эшләячәк. «Китап» радиосын Android (Андроид) һәм iOS (Айос) операцион системаларында эшләүче смартфоннар аша тыңлап була. Радионы бушлай тыңлау өчен смартфонга махсус кушымта куярга кирәк: мобиль телефоннан Play Market (Плей Маркет) һәм AppleStore (Аппл Стор) хезмәтләренә кереп, «Милли радио Китап» кушымтасын урнаштырасы.

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 http://kitap.fm/page/beznen-turinda
  • http://almetievsk-ru.ru/news/goryachie-novosti/v-tatarstane-sozdali-spetsialnoe-prilozhenie-dlya-slushateley-natsionalnogo-radio-kitap
  • https://www.kommersant.ru/doc/4109014
  • https://www.tatar-inform.ru/news/society/27-09-2019/novaya-radiostantsiya-nachnet-veschanie-v-kazani-na-tatarskom-yazyke-5525035
  • https://rkn.gov.ru/docs/Soobshhenie_o_provedenii_05.19.docx
  • https://www.idelreal.org/a/29969951.html
  • YouTube Application Programming Interface
  • Алексей Лучников, Эльвира Вильданова, Линар Фархутдинов. Появление этого радио задержалось лет на 10–15. business-gazeta.ru, 27.09.2019(рус.)
  • Алексей Лучников, Эльвира Вильданова, Линар Фархутдинов. Появление этого радио задержалось лет на 10–15. business-gazeta.ru, 27.09.2019(рус.)
  • Гөлнар Гарифуллина. Тагын бер татарча радионы — «Китап» радиосын бөтен дөньяда тыңларга була! Интертат, 5.05.2020
  • Милли радио «Китап». App Store Preview
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Tags:

    Радио Китап ТарихРадио Китап ИдеясеРадио Китап Потенциаль аудиториясеРадио Китап Эфирда планлаштырылган әсәрләрРадио Китап Әдәби тапшырулар вакытыРадио Китап Тыңлау мөмкинлегеРадио Китап ИскәрмәләрРадио Китап ЧыганакларРадио Китап СылтамаларРадио Китап Шулай ук карагызРадио Китап2019 ел2020 елАлмаз МиргаязовКазанТатмедиа

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Нәҗип Бәдретдинов2020 елМеркурий (планета)Француз телеДөньяПрограммистлар көнеКурганВолонгоСөембикә манарасыÜzäk bankТереза АнаАристотельТатмедиаЙорт атыМнир Соколов1552 елVk.com2020-еллар(19657) 1999 RE123Раяз ФасиховАллаһның 99 исемеМалагаси телеКытайВикипедияРадик ГалиәкбәровИндонезияИлМәккәОлег ФазылҗановТалип Яруллин1738 елҖырлыйк әле1447 елЗапорожьеТатарларСәламәтлекЮг телеСөннәтче бабайТензас (приход, Луизиана)İlon MaskYouTubeГерманияАдлер ТимергалинЭльмира Шәрифуллина1577 елШиңгәккүл (станция)Суверен дәүләтТабигать1922 ел1691 ел1529 елКазан-Бөгелмә тимер юлы«Мин татарча сөйләшәм» акциясеФатих ӘмирханРуслан Айсин (1980)5 мартБисексуальлекСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеИлһам ШакировТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыАвстралияТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеДмитрий МенделеевБеренче бөтендөнья сугышыРизаэддин ФәхреддинАк чәчәкләр (әсәр)Гариф СәгыйтовӘрхәрәй🡆 More