Фирүзә Җамалетдинова: татар язучысы, шагыйрә, журналист

Фирүзә Җамалетдинова, Фирүзә Ислам (Исламетдин) кызы Фәтхетдинова (1960 елның 28 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Чүпрәле районы, Иске Кәкерле) — татар язучысы, шагыйрә, журналист, «Казан утлары» журналы мөхәррире, Фатих Хөсни һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2006), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

Фирүзә Җамалетдинова
Фирүзә Җамалетдинова: Тәрҗемәи хәле, Бүләкләре, мактаулы исемнәре, Искәрмәләр
Туган телдә исем Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова – Фәтхетдинова
Туган 28 март 1960(1960-03-28) (64 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чүпрәле районы, Иске Кәкерле
Милләт татар
Ватандашлыгы Фирүзә Җамалетдинова: Тәрҗемәи хәле, Бүләкләре, мактаулы исемнәре, Искәрмәләр/Фирүзә Җамалетдинова: Тәрҗемәи хәле, Бүләкләре, мактаулы исемнәре, Искәрмәләр ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре язучы, шагыйрә, журналист
Бүләк һәм премияләре Фатих Хөсни премиясе
Һади Такташ премиясе
Саҗидә Сөләйманова премиясе
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова – Фәтхетдинова 1960 елның 28 мартында Иске Кәкерле авылында туган. Авыл мәктәбендә укыган елларында ук район гәҗитендә аның үзе язган шигырьләре басыла һәм ул гәҗит укучылар арасында өметле каләм иясе буларак танылу ала. Туган авыллары мәктәбендә урта белем алгач, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Чаллы каласына күчеп килә.

Яр Чаллыда 21нче мәктәптә укытучы булып эшләп ала, шуннан үз белгечлеге буенча, журналистлык эшенә күчә: Чаллыдагы «Таң йолдызы» гәҗитенең баш мөхәррире вазыйфаларын үтәгән. Соңрак «Мәйдан» журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

2007 елда ул Казанга күчеп килә. Башта «Ватаным Татарстан» гәҗите редакциясендә, аннан Татарстан китап нәшриятында эшли. Соңгы вакытта Фирүзә Җамалетдинова «Казан утлары» журналы редакциясендә шигърият бүлеге мөхәррире булып эшли.

Ф. Җамалетдинова әдәбиятның тезмә һәм чәчмә жанрларында бердәй осталык белән иҗат итә. Аның әсәрләре республикабызның төрле вакытлы матбугат битләрендә урын алды. 2002 елда Яр Чаллы типографиясендә ике шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.“Яшен күзләре” исемле беренче җыентыгында аның 89 шигыре урын алган. 58 тезмә әсәрләрен үзенә сыйдырган икенче җыентыгы “Уйлы җил” дип атала. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Фирүзәнең “Толымлы ай” дигән өченче җыентыгы дөнья күрде. Бу китапларда авторның тормышка һәм кешеләргә булган ихлас мәхәббәте, туган халкына, туган җиренә тирән ихтирамы, кеше һәм халык язмышы, мәхәббәт, тормыш-яшәеш турындагы фәлсәфи – лирик шигырьләре тупланган.

Соңгы елларда Фирүзә проза өлкәсендә үзен сыный. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында аның ”Догалы корт” исемле повестьлар һәм хикәяләр китабы. басылып чыкты. Бу әсәрләрдә автор замандашларының җәмгыятьтәге үзгәрешләр чорында кичергән уй-хисләре, әхлакый югалту-табышлары тасвирлана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Фирүзә Җамалетдинова Тәрҗемәи хәлеФирүзә Җамалетдинова Бүләкләре, мактаулы исемнәреФирүзә Җамалетдинова ИскәрмәләрФирүзә Җамалетдинова ЧыганакларФирүзә Җамалетдинова СылтамаларФирүзә Җамалетдинова Моны да карагызФирүзә Җамалетдинова1960 ел28 мартИске КәкерлеКазан утларыРСФСРСССРСаҗидә Сөләйманова премиясеТАССРТатарТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесеЧүпрәле районы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ИндонезияРоссия ватандашлар сугышыӘлфия ГыймадиеваФермийТатарстан гербыТемпераментŞirkätHarvard universitetıРинат ФәрдиевАкмәсҗитМаһабһаратамОлы СөлчәИсем (сүз төркеме)Мәхтүмколый ФрагиКарабүрекҖенси якынлыкRSSКамәрия ХәмидуллинаТатарстан тарихыТүбән КамаТазкараларМөхәммәт МәһдиевЮгары ОсланНамибиядә ислам«Тантана» премиясеӨСуконный бистәсеБәдер сугышы2010 елБашкорт телеРавил ФәйзуллинГөлдания ХәйруллинаГаяз СәхәповБорис ЕльцинСимнанБәйрәмManuel NoyerXXIX гасыр (б. э. к.)СССРСаҗидә СөләймановаФилүс Каһиров5 декабрьГөлүсә БатталоваСугыш1451 елВенер СәхәветдиновСәлмән әл-ФәрисиБеренче театр (спектакль)Илгиз ЗакировМәрьям АрслановаИлдус ГабдрахмановФигыльХәдисEva ElfieМуса Җәлил биографиясеПрограмма белән тәэмин ителешTaybeyСефард телеISO 3166-1Фирзәр МортазинЮпитер (планета)Татар милли орнаментларыМиркасыйм ГосмановСалих СәйдәшевКодера (Бергамо)Фән Вәлиәхмәтов🡆 More