Киев Русе яки Борынгы рус дәүләте (tat.
lat. Kiev Ruse(үле сылтама)) (882–1240) — Көнчыгыш Аурупада урнашкан урта гасырлар дәүләте. 9-нчы гасырда көнчыгыш славян кабиләләре берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Киев Русе рѹсьскаѧ землѧ | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Ладога яки Новгород (862—882), Киев (882—1240) | |||
Тел(ләр) | борынгы көнчыгыш славян теле (сөйләм, эшлекле, дәүләт идарәсе һәм хокук теле) чиркәү славян теленең борынгы рус версиясе (китап культурасы теле) | |||
Дин | мәҗүсилек, аннары православлык | |||
Акча берәмлеге | куна, гривна, ногата | |||
Чәчәк ату дәверендә Борынгы рус дәүләте Таман ярымутравыннан көньякка, Днестр, Висла елгаларына кадәр көнбатышка, Төньяк Двина елгасына кадәр төньякка кадәр җәелгән булган.
1132-1134 елдан соң Киев Русе күп кенәзлекләргә таркалган. 1132 елда Полоцк, 1134 елда Новгород шәһәре Киев кенәзенең хакимиятен танырга туктаганнар, «разодралась вся земля Русская» (Новгород кулъязмасы). Аерым рус кенәзлекләре үз кенәзе белән идарә ителгән, кайчакта рус кенәзлекләре арасында үзара сугышлар булганнар.
1237-1240 елларда татар-маңгул гаскәрләре борынгы рус кенәзлекләрен буйсындырганнар.
Киев Русе белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта Идел буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.
1183 елның җәендә Владимир-Сүздәл кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Мөрәм кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә — Биләр шәһәренә һөҗүм итә.
Идел буе Болгары белән Киев Русе арасындагы килешүләре:
13-нче гасырда Киев Русенең феодаль таркалыш чоры булган, дәүләт 15 аерым рус кенәзлегенә таркалган. Һәрбер кенәзлек белән Рюрик нәселеннән булган кенәз идарә иткән. Аерым рус кенәзлекләр арасында бәрелешләр еш булган. Формаль рәвештә феодаль таркалыш чорында Киев шәһәре — Борынгы рус дәүләтенең башкаласы булып калган.
Үзара сугышлар нәтиҗәсендә Киев Русе бик зәгыйфьләнгән һәм 1237-1240 елларда Бату хан татар-маңгул гаскәрләре тарафыннан буйсындырылган.
1240 елда Бату хан Киев шәһәрен җимергән. Алтын Урда ханнары Владимир кенәзләренә ярлык бирә башлаган. Шулай итеп, Киев шәһәре башкала вазифасын югалткан.
1362 елда Зәңгәр Сулар сугышыннан соң Киев шәһәре Бөек Литва кенәзлегенә кушылган.
Шулай итеп 13-14 гасырларда Борынгы рус дәүләте таркалганнан һәм буйсындырганнан соң өлешчә Алтын Урда дәүләте эченә, өлешчә — бәйлелегенә, Бөек Литва кенәзлеге эченә эләккән. Борынгы рус дәүләтенең варислары — Алтын Урда бәйлелегеннән 15-16 гасырда чыккан — Мәскәү дәүләте, һәм 17-18 гасырда Речь Посполитая дәүләтеннән сугышып чыккан Украина һәм Беларус булалар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Киев Русе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.