Ашлы (рус.
Ошель) - Идел буе Болгарының иң атаклы шәһәрләреннән саналган.
Аның калдыклары Иделнең уң ягында Тәтеш районының Богдашкино авылы янында саклана. Шәһәр балчык үрләр һәм агач стеналар белән ныгытылган ике өлештән торган. Аның гомуми мәйданы 77 гектар чамасы.
Археологик казу эшләре әле күптән түгел генә башланган, шуңа күрә борынгы шәһәрне күз алдына китерү хәзергә кыен. Ашлыны 1220 елда рус гаскәрләре басып алалар һәм яндыралар. Моны ишетеп Ашлыга Олуг шәһәрдән зур гына болгар гаскәре килә, тик ярдәм итәргә соң була инде.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ашлы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.