Ешлык — вакыт берәмлеге эчендә ясалган тулы цикллар санына тигез булган периодик процессларны тасвирлаучы физик зурлык.
Формулаларда кабул ителгән билгеләре — , , (циклик ешлык яки . СИ үлчәү системасында кабул ителгән берәмлеге буларак герц санала. Ешлыкның кире зурлыгы тибрәнү периоды дип атала.
Ешлык | |
Үлчәмлек | |
---|---|
Канун яки назарияне тасвирлаучы фурмула | |
Обозначение в формуле | һәм |
Символ величины (LaTeX) | , һәм |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Рекомендуемая единица измерения | Герц һәм секунда в минус первой степени[d] |
Ешлык Викиҗыентыкта |
Периодик сигнал фаза үзгәрүенең тизлеге булган моменталь ешлык белән сыйфатлана, әмма шул ук сигналны үз ешлыкларына ия гармоник спектраль компоненталарның суммасы рәвешендә тасвирларга була. Моменталь ешлыкның һәм спектраль компонентаның ешлыгының үзлекләре төрле, моның турында тулырак мәгълүматны, мәсәлән, Финкның «Сигналы, помехи, ошибки» китабында табып була (Финк Л. М. Сигналы, помехи, ошибки… Заметки о некоторых неожиданностях, парадоксах и заблуждениях в теории связи. — М.: Радио и связь, 1978, 1984.)
Электромагнетизм теориясендә, теоретик физикада һәм шулай ук кайбер куллану электрорадиотехник исәпләрдә өстәмә зурлыкны — циклик (әйләнмә, радиаль, почмакча) ешлыкны ( дип билгеләнә) кулланырга уңайлы була. Циклик ешлык тирбәнешләр ешлыгы белән нисбәте белән бәйләнгән. Математик мәгънәдә циклик ешлык — ул тирбәнешләрнең тулы фазасыннан вакыт буенча беренче чыгарылмасы. Циклик ешлыкның берәмлеге — секундка радиан (рад/с, rad/s) . Механикада әйләнмә хәрәкәтне тикшергәндә циклик ешлыкның аналогы булып почмакча тизлек булып тора.
Дискрет вакыйгаларның ешлыгы ( импульслар ешлыгы) — вакыт берәмлеге эчендә узучы дискрет вакыйгалар санына тигез физик зурлык. Дискрет вакыйгаларның ешлыгы берәмлеге минус беренче дәрәҗәдә секунд (с−1, s−1), әмма гамәлдә импульслар ешлыгын үлчәү өчен гадәттә герцны кулланалар.
Әйләнү ешлыгы — ул вакыт берәмлеге эчендә тулы әйләнүләр санына тигез физик зурлык. Әйләнү ешлыгы берәмлеге — минус беренче дәрәҗәдә секунд (с−1, s−1), секундка әйләнү. Минутка әйләнү, сәгатенә әйләнү, һ.б. кебек берәмлекләр еш кулланыла.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ешлык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.