Бәрәңге пәрәмәче — әче камырдан бәрәңге өстәп пешерелгән пәрәмәч.
Тик бу пәрәмәч итнекенә караганда ике тапкыр зуррак була.
Бәрәңге пәрәмәче | |
пәрәмәч | |
авторлык | |
---|---|
Үз исеме | Бәрәңге пәрәмәче |
Автор | халык ашы |
Компонентлары | |
Төп |
|
Өстәмә |
|
Азык кыйммәте | |
Калориялеге: | югары |
Пәрәмәч өчен бәрәңгене әрчиләр, юалар, күзәнәкләрен чокып алып, тозлы суда пешерәләр. Пешеп җиткәч, суын агызып, агач төйгеч белән бик яхшылап төяләр. Төйгән бәрәңгегә сөт, сары май салына, йомырка сытыла, кирәк кадәр тоз сибелә. Теләгән кешегә майда кыздырылган суган да салырга мөмкин.
Камырны 70—80 грамм зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәяләр һәм бәрәңгене салганчы, тирәсен күтәреп, түгәрәк савыт кебек итеп чеметеп чыгалар. Аның эченә алдан хәзерләп куелган шактый сыек бәрәңге боткасы салына һәм өсте чи* йомырка белән майлана, аннары майлаган табага тезеп шунда ук мичкә пешерергә куела.
Бәрәңге пәрәмәчен ит пәрәмәче кебек бөреп, өстендә кечкенә тишек калдырып кына да ясарга була. Бу вакыт изгән бәрәңгегә сөт һәм йомырка салынмый, бәлки майда кыздырылган суган гына өстәлә. Пешергәндә дә ит пәрәмәче кебек, ягъни башта табага ачык ягы белән салып кыздыралар, аннан аскы ягына әйләндереп пешерүне дәвам иттерәләр.
Бер пәрәмәчкә: 70—80 грамм камыр, 50—60 грамм бәрәңге боткасы, боткага салу өчен 10 грамм, пәрәмәчне кыздыру өчен 7—8 грамм май, 10—15 грамм сөт, йомырка, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына,
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бәрәңге пәрәмәче, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.