Юныс Әхмәтҗанов

Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов — күренекле татар ашчысы, кулинария буенча күп китаплар авторы.

«Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар.

Юныс Әхмәтҗанов
Юныс Әхмәтҗанов
Туган телдә исем Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов
Туган 28 февраль 1927(1927-02-28)
Юныс Әхмәтҗанов ТАССР, Теләче районы
Үлгән 13 февраль 1984(1984-02-13) (56 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Университет урамы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБЮныс Әхмәтҗанов ССРБ
Һөнәре пешекче
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены Ленин ордены
ВДНХ алтын медале

Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. 1960 елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ урысча) куелуга ирешкән кулинар хезмәтләре ил күләмендә югары бәяләнеп, ул алтын медаль белән бүләкләнә.

Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясен тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буенча рецептлар җыя, үзе күп кенә рецептлар яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим иткән иде. Шул рәвешчә «Татар ашлары йорты» барлыкка килгән.

1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда татар халык ашларын тәкъдим иткән.

Китаплары

  • Юныс Әхмәтҗанов «Татар халык ашлары». — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959.
  • Ю.А Ахметзянов «Татарские блюда». — Казань: Татарское книжное издательство, 1961. — 271 с.
  • Ю.А Ахметзянов «Кулинария и дары природы». — Казань: Татарское кн. изд-во, 1973. — 224 с. с.
  • Ю.А Ахметзянов (Перевод М. Зарипова) «Чудо земли и солнца». — Казань: Татарское кн. изд-во, 1982. — 128 с. с.
  • Юныс Әхмәтҗанов. «Бәрәнгедән йөз төрле аш». — Казан: КПСС Татар. өлкә комитеты нәшрияты, 1983. — 54 бит.
  • Юныс Әхмәтҗанов. «Табын серләре». — Казан, 1983. — 192 бит.
  • Ю.А Ахметзянов, Перевод Р. Сабирова «Сто блюд из картофеля». — Казань: Казань Изд-во Татар. обкома КПСС, 1985. — 40 с. с.
  • Ю.А Ахметзянов, Р. Г. Мухамедов, Х. С. Бикбулатова, Р. Г. Иванов «Татарская кухня». — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — 319 с. с ил.; 8л. вкл. с.
  • Ю.А Ахметзянов «Татарские народные блюда». — Казань: Раннур, 2000. — 408 с.

Чыганаклар

Tags:

ТатарТатар ашлары йорты

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Верту1552 елДәүләтша утарыҺади ТакташИльмира НәгыймоваГарәп телеФикрәт ТабиевМиләүшә Таминдарова«Казан» милли-мәдәни үзәгеМәккәЛилия Низамиева (1973)ИсландияЗөһрә СәхәбиеваWikiСарыкылычКарина ЭвнПольша1966 елГаяз ИсхакыйТатарстанМэрилендМарсель ГалиевРезеда ВәлиеваТатар халкының милли бәйрәмнәреЛилия ХәмитоваТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе25 апрельТаҗи ГыйззәтМәхмүт НигъмәтҗановЙорт атыГарри КаспаровМөнир Соколов1970-елларРуслан СаберовРенат ХарисЛюляциСьер-ГоГөбәдияГөлназ НәүмәтоваПортугалияЗилаер районы татар авылларыЗапорожье1000 (мәгънәләр)Бөтендөнья сәламәтлек оешмасыПётр ЧайковскийПифагорСарман районыҺетеросексуальлекТверьМинтимер ШәймиевИпекәй (китап)КаргаларРадик ШәрәфиевИндонезияИсраилНигерЭнҗе МөэминоваЙолдыз МиңнуллинаХарис ЯкуповБанкнотаАллаһның 99 исемеАфразияКәрибулла ХәйруллинӘманәтСовет Социалистик Республикалар БерлегеСорнайКүренмә нурланыш🡆 More