Башкортстанның Рус Дәүләтенә Кушылуы

Башкортларның Рус дәүләтенә керүе — руслар Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларын басып алганнан соң, 1554-1557 елларда башкортларның Килешү нигезендә Россия патшалыгына керүе.

Башкортстанның Рус Дәүләтенә Кушылуы
Уфадагы Дуслык монументы.
Башкортстанның Рус Дәүләтенә Кушылуы
РФ Банкы акчасы. 3 сум
Башкортстанның Рус Дәүләтенә Кушылуы
Уфадагы Дуслык монументы. Фрагмент

Тарих

XVI гасыр урталарында хәзерге Башкортстан территориясе — Нугай Урдасы, Әстерхан, Казан һәм Себер ханлыклары - дәүләтләре составына кергән булган. Мондый күренеш башкорт кабиләләренең Мәскәү подданствосын бер үк вакытта алу мөмкинлегенә комачаулаган һәм процессны кыенлаштырган, озакка сузган.

1552 елда Казан ханлыгын буйсындырган патша Иван IV башкортларга Рус дәүләтенә үз теләкләре белән керү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.

Шул ук вакытта Нугай Урдасында XVI гасыр уртасында сәяси тотрыксыз ситуация булган. Элек Казан ханлыгына кергән башкорт җирләренә нугай морзалары һәм себер хакимнәре кул сузудан тартынмыйлар. Төбәктәге табигый хәл (афәтләр, ачлык һәм ваба чире) эшне катлауландыра. Биләмәләрнең үзара тарткалаш сугышлары башланган. XVI гасырның икенче яртысында нугайлар башкортлар яшәгән территориядән Идел аръягына һәм соңрак көнбатышка, Кубань юнәлешендә, яисә көньякка, Каспий һәм Арал диңгезләре тирәсенә күченеп китәләр.

Халык җыеннарында башкорт ырулары вәкилләре сайланган, сөйләшүләр алып бару максатында, вәкилләр башта Казанга, аннары Мәскәүгә барган.

1554-1557 елларда Казандагы патша наместнигы баяр А. Б. Горбатый-Шуйский белән элекке Казан ханлыгының подданныйлары — төньяк-көнбатыш башкортлары — байлар, бүләр, гайнә, ирәкте, каратабын, уран, аннары үзәк — мең, юрматы, көньяк-көнчыгыш — бөрҗән, кыпчак, тамъян, үсәргән, көнчыгыш кабиләләре — табын, көлә (?) вәкилләре сөйләшүләр алып барган.

Башкортларның Рус дәүләтенә керүенең йомгаклау этабы 1557 елда илчеләрнең Мәскәүгә барып, анда Мәскәү хакимияте белән сөйләшүләр оештырылуы, башкортларның Иван IV кулыннан Жалованный грамоталар алуы белән тәмамланган. Грамоталарда кушылуның төп шартлары тасвирланган, башкорт кабиләләренең башлыклары тархан һәм кенәз, кайберләре староста дәрәҗәсенә лаек булган. Патша Иван IVнең Грамоталары — Рус дәүләте белән башкортлар арасында башкортларның Россия дәүләтенә керүе турындагы Килешүе.

Җаек арты башкортларының бер өлеше (төньяк-көнчыгыш) Россия гаскәрләренең Күчем хан варислары белән бәрелешләр барышында, ягъни XVI гасыр азагында — XVII гасыр башында, Себер ханлыгы җиңелгәч, Рус дәүләтенә кергән.

Шулай ук карагыз

Tags:

1554 ел1557 елQazannıñ yawlap alınuıБашкортларРоссия патшалыгыСебер ханлыгыӘстерхан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

1693 елСалымУфаНурбәк БатуллаPol SezannЗаһир ИсәнчуринЧуртанбашИлдус ГабдрахмановРоссия империясеГаззәТатарлар тарихыTokio Narita Xalıqara hawa alanıАлюминийТөмән (мәгънәләр)ФәнСимволНью-ЙоркРусия сумыНәбирә ГыйматдиноваҖәүдәт ХантимеровӘстерхан3 майКүктүбә (Азәрбайҗан)ЧикләнгәнлекҮзбәкстанРәҗәп Таййип ӘрдоганEfiriumГөлдания ХәйруллинаИдел буе БолгарыАрча районыCOVID-19 коронавирус авыруыГөлүсә БатталоваВембли (стадион)Рим папалары һәм антипапалары исемлегеСент-Китс һәм Невиста исламВил СаттаровЧаллы8 июньМисырГабдулла ТукайRYBАн-22524 ноябрьКлара ХәйретдиноваСедлиско (Новосольский повяты)Винарис ИльегетМөнәҗәтРепродуктив системаЙәмәнИнфракызыл нурланышИрек БаһмановWindows VistaКөньяк Африка ҖөмһүриятеАккургашРәзилә МөхлисуллинаГаяз ИсхакыйӘдәбиятБөтендөнья пәрәвезеСынык сызыкBötendönya kileşterelgän waqıtıФигыльКенәз🡆 More