Әстерхан чикләвеге (лат.
Júglans régia) — Чикләвек ыругының агачлар төре, Чикләвекчәләр (Juglandaceae) гаиләлегенә карый.
Әстерхан чикләвеге | |
Кыскача исем | J. regia |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Juglans regia L., 1753 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | чикләвек[d] |
Таксонның халык атамасы | Persian Walnut |
Нәрсәнең чыганагы | Әстерхан чикләвеге (җимеш), English walnut wood[d], walnut leaf[d] һәм Ореховое масло[d] |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d] |
Бүләкләр | |
Водный след | 4918 cubic metre per ton |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Зоны морозостойкости растений | 3[d] |
Ареал таксона | Пекин, Кытай, Фуҗиян[d], Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы, Тибетский автономный район[d] һәм Гуандун[d] |
Цикл листвы | листопадные растения[d] |
Ссылка на авторов таксона | L. |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=20772 |
Геном төзелеше URL-ы | plants.ensembl.org/Juglans_regia |
Әстерхан чикләвеге Викиҗыентыкта |
Зур агач, биеклеге 25 метрга җитә, калын соры төсле кәүсәсе диаметры 3-7 метрга җитә, киң ябалдашы белән.
Оешма яфраклы агач.
Җимешләре - зур бер орлыклы чикләвек, калын сүсчел яшел төсле кабыгына һәм нык күкәй сыман яки шар сыман төшкә ия. Өлгергәч, кабыгы кибә һәм үзе аерылып китә, төше үзе ачылмый.
Гадәттә май аенда чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә, октябрьдә пешәләр.
Кыргый хәлдә Кавказ арты ягында, аеруча Талыш тауларында, төньяк Кытайда, төньяк Һиндстанда, Тән-Шән тауларында, Иранда, Юнанстанда үсә. Шулай ук көньяк Казакъстанда, Кыргызстанда, Фәрганә тауларында таралган.
Каты салкынга чыдамсыз, -25...-28 С туңып бетә.
Әстерхан чикләвеге ашарга яраклы, бик файдалы, тәмле, шифалы орлыкларына ия. Аннан төрле ашамлыклар, хәлвә, кәнфитләр, тортлар пешерелә.
Әстерхан чикләвеге орлыкларыннан май ясала, ул ашарга яраклы, шулай ук сабын, тушь, буяулар җитештерүдә кулланыла.
Яфраклары витамин һәм җәрәхәтне төзәтү чарасы буларак кулланыла. Әстерхан чикләвегеннән ясалган шулпа яки төнәтмә ашказаны, гинекологик, бөер, сидек куыгы, стоматит, ангина чирләрен дәвалау өчен кулланыла, шулай ук авитаминоз, атеросклероз, ябыгу вакытында эчәләр.
Кайры | Бөреләр | Яфраклар |
Серкәч чәчәкләре | Җимешлек чәчәкләре | Өлгермәгән җимеш | Өлгергән ачылган җимеш |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әстерхан чикләвеге, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.