Халыкара истәлекле период – халыкара дәрәҗәдә кызыклы яки әһәммиятле мәсъәләгә игътибарны юнәлтүгә багышланган вакыт.
Шундый чаралар искә алу өчен, җәмәгатьчелекнең игътибарны җәлеп итүгә һәм үзгәрешләр булдырырга әзерләү өчен кулланыла.
Бу периодларның күбесе БМО Генераль Ассамблеясы ( БМО), Икътисади һәм иҗтимаги шурасы, Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы ( ЮНЕСКО), Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы ( БСО) һәм Халыкара телекоммуникация берлеге (ITU), Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы ( FAO), Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы (Файл:WIPO logo 2010.gif WIPO), Берләшкән милләтләр оешмасының әйләнә-тирә мохит буенча программасы ( UNEP), Халыкара диңгезчелек оешмасы ( IMO) һәм Халыкара гражданнар авиациясе оешмасы ( ICAO) кебек башка оешмалар тарафыннан билгеләнә. Бу очракларда махсус халыкара истәлекле периодны билгеләүне алга сөрүче оешма халыкара дәрәҗәдә чараларны координацияләү өчен БМО яки ЮНЕСКО символларын, ел өчен махсус булдырылган логотипны һәм үз инфраструктурасын куллана. Шулай ук үткәрелгән вакыйга чикләрендә халыкара истәлекле период дәвамында дөнья буйлап оештырылган чаралар турында язылган хисап әзерләнә һәм таратыла. Бу документта киләчәк эшчәнлек өчен тәкъдимнәрен дә үзенә ала.
Түбәндә БМО һәм башка халыкара истәлекле периодларны игълан итүче оешмалар тарафыннан билгеләнгән (БМОныкы кебек киң билгеләнмәгән булсалар да) көннәр, атналар, айлар, еллар һәм декадалар исемлеге күрсәтелә.
Бу бит Татар Википедиясенең сайланган исемлекләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Халыкара истәлекле период, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.