Фәридә Зәбирова (Фәридә Мөхәммәт кызы Зәбирова) – мигъмарчы, Татарстанның атказанган архитекторы.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы. Татарстан мигъмарчылар берлеге идарәсе рәисе. Россия архитектура мирасы академиясе мөхбир-әгъзасы (2000). Россия архитектура-төзелеш академиясе киңәшчесе (2009). ТР җәмәгать пулаты әгъзасы (2012).
Фәридә Зәбирова | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәридә Мөхәммәт кызы Зәбирова |
Туган | 11 февраль 1954 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 27 июнь 2021 (67 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Космонавтлар урамы[d], Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Һөнәре | мигъмарчы |
Эш бирүче | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Институт международных отношений КФУ[d] |
Балалар | улы Дмитрий |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган архитекторы |
1954 елның 11 февралендә Казанда туган. Әтисе мулла булган. Энесе ― Казан кирмәненең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров.
Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетын тәмалаган (1976).
2021 елның 27 июнендә Казанда коронавирустан вафат булган. Казанның Яңа бистә татар зиратында җирләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәридә Зәбирова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.