Фәридә Сафина, Фәридә Мирхафизан кызы Сафина (1957, Сарман) — Татарстанның халык артисты (2015).
Фәридә Сафина | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәридә Мирхафизан кызы Сафина |
Туган | 20 март 1957 (67 яшь) Татарстан Республикасы Сарман авылы |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | артист |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган артисты, «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе, Татарстанның халык артисты |
Фәридә Сафина 1957 елның 20 мартында Татарстанның Сарман авылында туган.
Әтисе ягыннан нәсел-нәсәбе легендар Бикчура ханнан килә. Билгеле нәсел җепләре Сарманга килеп утырган өч төп нәселнең берсе Ишкуәт бабайга тоташа (7 нче буын). Шушы бабайның танылган оныклары арасында бик күп билгеле шәхесләр бар, мәс. Аяз Гыйләҗев һәм башкалар.
Әнисе ягыннан шаҗәрәсе академик Диләвәр Зөбәеровны, Төркиядә зур галим булган Габделхәмит Кошай Зөбәйрине, дин эшлеклеләре Ялчыгол Таҗетдин, Габделҗәмил Солтанов, Риза Фәхретдин, Габделҗәббар, Мансур Зөбәйриләрне биргән затлы нәселгә барып тоташа. Уртак бабалары - бишенче буын бабасы Зөбәер Солтанга, Мостафа, Кушай, Балтай, Карабик, Кандырабик, Сахибгәрәй, Салагышка тоташа.
Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Аны тәмамлагач, 1978-1981 елларда "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе каршындагы Техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Югары белеме булуына карамастан, 1985 елда ул яңадан Казан театр училищесының актерлар бүлегендә укып, һөнәри осталыгын арттыра, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә чакырыла.
Казан дәүләт мәдәният университетының вокал бүлеген (1999-2005), Казан (Идел буе) Федераль университетының музыкаль факультетын (2011-2014) тәмамлап, укытучылык серләренә, халык җырларын башкару нечкәлекләренә төшенә, җырлы рольләрдә, концертларда катнаша.
Сәхнәдән бушаган арада, кичерешләрен, уй-хисләрен, борчу-газапларын шигъри юлларга сала. Идел, Сөембикә журналларында, Республиканың төрле газетларында шигырьләре басыла. Артистлар турында язмалары бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәридә Сафина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.