“Марсельеза” җыры — Франциянең дәүләт гимны.
“La Marseillaise” җырын француз халкында шагыйрь, драматург, җырчы һәм виолончельдә уйнаучы буларак танылган Клод-Жозеф Руже де Лиль (Claude Joseph Rouget de l'Isle) киеренке рухи күтәренкелек халәтендә бер төн утырып чыгып язган.
La Marseillaise | |
---|---|
тат. Марсельеза | |
Сүзләрнең авторы | Клод-Жозеф Руже де Лиль, 1792 |
Композиторы | Клод-Жозеф Руже де Лиль |
Дәүләт | Франция |
Билгеләнү вакыты | 1795 ел 1870 ел |
Руже де Лиль бу җырны 1792 елның 26 апрелендә Эльзас провинциясенең Страсбург шәһәрендә Австриягә сугыш игълан итәр алдыннан язган. Җиде куплетлык текст башта “Рейн армиясе өчен сугыш җыры” (Chant de guerre pour l’armée du Rhin) дип аталган.
...Маршал Лүкнер (Lukner) җитәкчелегендәге һәм Рейн елгасы буенда тупланган армия хәлиткеч бәрелешкә әзерләнә. Иртә белән үк, җырны Страсбург шәһәрендә туып үскән майор Дитрих (Dietrich) исемле бер хәрби башлык өйрәнеп ала һәм, автор өе алдына чыгып, шунда җыелган халыкка җырлап күрсәтә. Берничә көннән соң җырны Милли Гвардия солдатлары алдында да башкаралар. Җыр шул төбәктә сугышучы француз гаскәрләрендә киң таралыш таба.
Ә “Марсельеза” исеме җырга шул елның 30 июлендә береккән: бу көнне Марсель шәһәреннән килгән солдатлар аны сафларга тезелеп ил башкаласы Парижга кергәндә җырлаганнар.
Җыр тиздән бик популяр булып киткән, аны Беренче Җөмһүриятнең барлык зур фестивальләрендә җырлый башлаганнар. 1793 елда Милли конвент, “Марсельеза” барлык иҗтимагый чараларда җырланырга тиеш, дигән карар чыгарган. Ә 1795 елның 14 июлендә, француз инкыйлабының өчьеллыгы уңаеннан, аны “француз милли җыры” дип раслаганнар. Шуның белән “Марсельеза” инкыйлабның башка бер символын — “Гаскәрләр һөҗүме җыры”ннан (Le Chant du Départ) өстенрәк булып киткән.
Ләкин Беренче Җөмһүриятнең сигезенче елындагы “Брүмер дәүләт түнтәреше” милли җырны читкәрәк этәргән, һәм 1800 елның 14 июлендә “Марсельеза” соңгы тапкыр җырланган. Аны “артык Якоби рухлы” дип тапканнар. Наполеон I империясе чорында (1804-1814 елларда) ул бөтенләй тыелган булган, аның урынына “Империяне сәламләү өчен уяу булыйк” (Veillons au salut de l'Empire) рәсми булмаган гимн рәвешендә кулланылган. Бу тыю “Бурбон яңарышы” дип аталган 1815-1830 елларда да үз көчендә калган. “Июль монархиясе” һәм Наполеон III империясе вакытында “Марсельеза” тыелмаган булган, ләкин рәсми чараларда җырланмаган һәм... “оппозициянең фетнәчел җыры” дип саналган. Кыска гомерле Икенче Җөмһүрият елларында (1848-1851) да “Марсельеза”га урын табылмаган. Өченче Җөмһүриятнең Депутатлар палатасы гына аны 1879 елның 14 февралендә кабат рәсми дәүләт гимны дип игълан иткән. Дүртенче һәм Бишенче Җөмһүрият инде милли гимнга кагылмаган. Һитлерчыл Виши режимы гына Икенче бөтендөнья сугышы вакытында (1940–1945 елларда) “Марсельеза”ны кулланмаган.
Бүген Франциядә беренче куплет (һәм кайвакыт дүртенче һәм алтынчы) һәм кушымта гына җырлана.
Французча оригиналы | Французча кириллицасы | ХФӘ транскрипциясе |
---|---|---|
I | I | 1 |
Французча гарәп язуы | Французча юнан язуы |
---|---|
الاز افا دلاپاتري، | Αλλονς ενφαντς δε λα Πατριε, |
Кириллица | Zamanälif |
---|---|
Әйдәгез, Ил-Ватан уллары, | Äydägez, İl-Watan ulları, |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Франция Республикасы гимны, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.