Фарсель Зыятдинов

Фарсель Зыятдинов, Фарсель Сәхәбетдин улы Зыятдинов (1937 елның 1 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Калинин районы, Качкын — 2021 елның 16 августы, РФ, ТР, Казан) — язучы, икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (2002), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), бакчачы.

Фарсель Зыятдинов 1937 нче елның 1нче июнендә Актаныш районы Качкын авылында Сәхәбетдин абыйбелән Мосаллия апа гаиләсендә туа. Зөбәердә җидееллык, Пучыда урта мәктәп тәмамлагач, белем алуын Тәтеш техникумында дәвам итә. Топограф булып Грузия, Азәрбайҗан тауларына күтәрелә. ФарсельЗыятдинов 1965 нче елда Казан дәүләт университетын, 1966нчы елда М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Радио тапшырулар редакциясендә һәм телевидениедә хәбәрче булып эшли. «Авыл офыклары» тапшыруларын әзерләп, зәңгәр экранга чыгара.

Фарсель Зыятдинов
Туган 1 июнь 1937(1937-06-01)
Качкын, Татарстан АССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), СССР
Үлгән 16 август 2021(2021-08-16) (84 яшь)
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты

1968 нче елда Фарсель Зыятдинов СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. Эштән аерылмыйча, аспирантурада укый.  Илдә үзгәртеп корулар башлангач,  «Татарстан яшьләре» газетасында басылган «Авылга, Нәфисә апага» хатларын укып, күпме укучы сорауларына җавап тапкандыр. Шул чор проблемаларын, икътисадтагы буталчык хәлләрне гади укучы аңларлык итеп язуы белән үзенә җәлеп итә. Яшь дусларын да онытмый: «Ялкын» журналында әлеге өлкәгә караган сүзләргә аңлатмалар биреп бара. Ул озак еллар  Казан финанс-икътисад академиясенең җитештерү икътисади кафедрасында һәм шул ук вакытта Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшли. Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, Петров академиясе академигы.

Төп әсәрләр: «Кызык дөнья» (1974), «Тагын килде язлар» (1991) балалар өчен китаплары, «Гыйльми белән Белми» (1983) хикәяләр җыентыгы, «Изге йорт» (1997) повесте, публицистик әсәрләр. Бакчачылык турында "Ямь һәм тәм яки безнең бакча" китабы (2010) авторы. "Казанның 1000 еллыгы" медале белән бүләкләнгән. Биектау районы мөселман зиратында җирләнде.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

1 июль16 август1937 ел2021 елКазанКалинин районы (Татарстан АССР)КачкынРСФСРРФСССРТАССРТРТР Атказанган мәдәният хезмәткәре

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

АфразияАзамат АйталиевМөхәммәт Йосыф (1954)OЭнциклопедияХәбир ИбраһимВәлиевАк чәчәкләр (фильм, 2015)Клара Хәйретдинова1970-елларБронислав КоморовскиПрограммистЛюляциИлдар КыямовСергей СкрябинМалай архипелагыАйгөл ӘхмәтгалиеваМәскәү метрополитены2013 елХалык сәламәтлелегеТашкабак (үсемлек)ФәлсәфәФерментТапшырылмаган хатлар (мәгънәләр)Ильяс Кудашев-Ашказарский2010 елBöyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıЛихтенштейнЮлиан АпостатаЯкуб ЗәнкиевEmmanuel MakronСынык сызыкВикикитапHarmonikaВойцех ЯрузельскийКәбисә елКазакъстанАКШТереза АнаӘфганстанГабдулла ТукайИлдар Зарипов (1939)ЛиссабонСөембикә манарасыРөстәм Вәлиев (1961)1691 елГабдулла (исем)Жан-Поль СартрТатар халык җырлары (китап)1989 елАгния БартоHD196544Австралия2 сентябрьДжонни ДеппҖәүдәт ХантимеровЛәбиб ЛеронОклахома (штат)ШартнамәКышкы Олимпия уеннары 2014ИсландияПорнографияМәскәү (елга)Кырым Республикасы🡆 More