Абдулла Алиш исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премиясе.
Татар язучысы Абдулла Алиш (Абдуллаҗан Габделбари улы Алишев, 1908―1944) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.
Абдулла Алиш исемендәге премия | |
---|---|
Ил | РФ / Татарстан |
Төр | премия |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
1990-елларда балаларга атап иҗат ителгән әсәрләр өчен «Ялкын» журналы редакциясе Абдулла Алиш исемендәге премия булдырган.
1996 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куела. Ул ел саен шагыйрьләргә һәм язучыларга, шулай ук иҗат коллективларына балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә.
Аның беренче лауреатлары – татар балалар әдәбияты классиклары Ләбибә Ихсанова һәм Шәүкәт Галиев.
Төрле елларда премиягә Рөстәм Мингалим, Рафис Корбан, Фәнис Яруллин, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һәм башкалар ия булган.
Абдулла Алиш исемендәге республика әдәби премиясен, гадәттә, А. Алишның туган авылы ― Спас районы Көектә тапшырганнар. Казанда лауреатларны игълан гына иткәннәр, ә тапшыру үзе биредә узган. Соңгы тапкыр бу тантана 2018 елда булган.
Балалар әдәбияты (проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть һәм публицистика) өлкәсендә соңгы өч елда нәшер ителгән әсәрләр, шулай ук заманча балалар әдәбиятын пропагандалау буенча актив эшчәнлек өчен бирелә.
Премия күләме ― 30 мең сум.
Моны да карагыз: Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Абдулла Алиш исемендәге премия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.