Төркс һәм Кайкос (ингл. Turks and Caicos Islands) — Багам утрауларының көньяк-көнчыгыш өлешендәге Төркс, Кайкос һәм утыздан артык башка утраулардан гыйбарәт Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.
Мәйданы 430 км².
Байрак | |
Шигарь | Each Endeavouring, All Achieving |
---|---|
Халык саны | 44 542 (2020, бәя) |
Нигезләнгән | 1973 |
Сәгать кушагы | UTC−04:00, UTC−05:00, Төньяк Американ Көнчыгыш сәгать поясы |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
ИҖБ | Бөекбритания |
Мәйдан | 417 км² |
Координатлар | 21.78°N 71.8°W |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Велс шаһзадәсе Чарлз |
Дитәлләр | |
Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект |
Икътисад | |
ТЭП | 1045 миллион US$ (2021), 1139 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | АКШ доллары |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 120 вольт |
Телефон коды | +1649 |
ISO 3166-1 коды | TC |
Интернет домены | .tc |
Халык саны — 49 000 кеше (2012), шуларның 90% — зәнҗиләр, 10% — мулатлар һәм ак тәнлеләр. Рәсми тел — инглиз теле.
Мәэмүри үзәк — Кокберн-Таун шәһәре.
Утраулар мәрҗән акшарлардан төзелгән булып, рифлар белән чорналган. Тропик пассатлы климат, айлык температуралар 23—27°С. Еллык явым-төшемнәр саны — 700—800 мм. Гарасатлар еш була.
Утраулар 1512 елда Хуан Понсе де Леон тарафыннан кәшеф ителгән. 17 гасырда бирегә кешеләр килеп урнаша башлый. 1766 елдан Бөекбритания биләмәсе. 1874—1962 елларда Ямайка составында булган.
Мәэмүри яктан 6 төбәккә бүленә, шуларның дүртесе Төркс утрауларында, икесе — Кайкос утрауларында.
Икътисад нигезе — туризм, офшор финанс бизнесы һәм балык тоту. Кукруз, боблар, тапиока, сытрус җимешләре һәм яшелчәләр үстерелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Төркс һәм Кайкос, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.