Бу язучы турында мәкалә, композитор Рөстәм Зарипов турында моннан укыгыз
Рөстәм Зарипов | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Рөстәм Зәет улы Зарипов |
Туу датасы: | 27 октябрь 1952 (71 яшь) |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы , Түлешкә |
Ватандашлык: | ССРБ РФ |
Эшчәнлек төре: | төзүче, язучы һәм композитор |
Иҗат итү еллары: | 1976—х. в. |
Юнәлеш: | проза, шигърият, публицистика, тәнкыйть, музыка |
Иҗат итү теле: | татар теле рус теле |
Дебют: | «А-у-у-у» (1976, «Идел») |
Рөстәм Зарипов, Рөстәм Зәет улы Зарипов (1952 елның 27 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Түлешкә) — шагыйрь, публицист, үзешчән композитор, җырлар авторы. 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
1952 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Түлешкә авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе — Зәет, табиб, фронтовик, әнисе — мәктәп мөдире-парторг Саҗидә, фронтовик, апасы — Казан университетын кызыл дипломга тәмамлаган Лена. Рөстәм Юлбатта башлангыч, Сатышта сигезьеллык, Байлар Сабасында урта мәктәпне, Казан төзүче-инженерлар институтының юллар төзү факультетын (1974) тәмамлаган. Моннан тыш Мәскәүдә юл эшләре белән идарә итү буенча югары курслар , Түбән Новгородта урта, Киевта сәяси һәм юридик белемнәр бирүче югары курслар тәмамлый.
Хезмәт юлын институтта алган белгечлеге буенча башлый: юл төзүче мастер, төзелеш оешмаларында инженер, өлкән инженер, баш инженер, төзелеш оешмасы җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Юллама белән Мордовиядә җиде ай, аннан Татарстанга күчеп, Саба, Мөслим районнарында эшли.
1984–1990 елларда — Мөслим милиция бүлегендә сәяси эшләр буенча башлык урынбасары.
Озак еллар буена әүвәл Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр идарәсе башлыгы урынбасары һәм «Газпром» АШ «Таттрансгаз» ҖЧҖ техник күзәтү инженеры булып хезмәт итә.
Мөслим районында эшләгәндә Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Мөслим бүлекчәсен җитәкли, ТИҮ корылтайларында катнаша.
Гаиләсе белән Шәмәрдән авылында (1948—2005 елларда шәһәр тибындагы бистә) яши һәм иҗат итә.
Мәктәптә укыган елларыннан әдәби иҗат һәм музыка белән яратып шөгыльләнә. 1976 елда «Идел» альманахында (1989 елдан журнал) «А-у-у-у» дигән беренче хикәясе дөнья күрә. Хикәя-шигырьләрен башка вакытлы матбугат басмаларында да бастырып чыгара. Публицистик мәкаләләре татар һәм рус матбугатында еш басыла. Җәмгыятьтәге кимчелекләргә үз фикерләрен белдереп бара.
Социаль челтәрдә үзенең блогы бар (Блог Рустема Зарипова). Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романына төркем белән ябырылуга ризасызлык белдереп матбугатта (Звезда Поволжья” (яклап), чыгыш ясый. ( «Гузель это прекрасное», «Страсти по Зулейхе»)
65 җыры бар. Музыканы тоемлау нәселдән килә, шул хәл баянда уйнарга өйрәнергә һәм көйләр язарга этәрә. Саба урта мәктәбендә укыганда мәдәният йорты баянчысыннан музыка дәресләре ала, нота танырга өйрәнә. 1978 елда иҗат иткән «Тамчы гөл» (сүзләре һәм көе үзенеке) халык арасында нык таныла. Җырны Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, «Алсу-Фәридә» дуэты үз репертуарына ала. Үзенең һәм башка шагыйрьләрнең сүзләренә язган көй-җырлары бар («Алфавит» (Кави Нәҗми сүзләренә), «Мөһаҗир җыры», «Бүре» һ. б.). Татар җырчыларыннан Салават Фәтхетдинов «Юлчы» (сүзләрен Эдуард Мостафин язган), «Бүре», «Дуслар», «Биек Тау», «Йосыф-Алан», «Саба»; «Казан егетләре» төркеме «Урман» (Кеше күңеле – кара урман), Фердинанд Сәлахов «Мөһаҗир җыры», «Татар теле» (Зиннур Насыйбуллин сүзләре); Раяз Фасихов «Беркем сизмәде» (Фәнис Яруллин сүзләре), «Меңнәр арасында син бердәнбер» (Наис Гамбәр сүзләре) җырларын башкара.
Р. Зарипов – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хатыны Асия, кызлары Зилә, Алсу, улы Раушан. Зилә, Төркиядә белем алган, шунда яши.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рөстәм Зарипов (1952), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.