Рәфкать Сәфәров, Рәфкать Хәбибулла улы Сәфәров, рус. Сафаров Рафкат Хабибуллаевич — атомчы-галим, физика-математика фәннәре докторы (1982), профессор.
Рәфкать Сәфәров | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәфкать Хәбибулла улы Сәфәров |
Туган | 1 май 1933 (90 яшь) Үзбәкстан ССР Нәмәнгән |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Сәмәрканд дәүләт университеты[d] |
Һөнәре | галим-физик |
Җефет | Солтания, галим-химик |
Балалар | уллары Ринат, Әсхәт, физиклар |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
1933 елның 1 маенда Нәмәнгәндә туган. Әти-әнисе Ырынбур өлкәсе Куандык районы Ильинка авылыннан Урта Азиягә качкан була. «Физик-теоретик» белгечлеге буенча Сәмәрканд дәүләт университетының физика-математика факультетының физика бүлеген тәмамлаган (1957).
«Атом-төшенең төзелеше» темасына физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация (фәнни җитәкчесе В.Г. Соловьев, Дубна) (1967), «Әйләнешнең атом төшенә тәэсире» темасына докторлык диссертациясе (1982) яклаган.
Үзбәкстан тарихында беренче булып атом-төш физикасы буенча махсуслашуны башлап җибәрә. Сәмәркандта кафедра мөдире булганда 10 шәкерте кандидатлык, 4 шәкерте физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация (алар сафында Рәшит Низаметдинов бар) яклаган.
150 дән артык фәнни хезмәте, дәреслекләре дөнья күргән.
Үзбәкстан ССР КП ҮК беренче сәркатибе Ш.Р. Рәшидовның 2 киявен физика-математика фәннәре докторы итәр өчен күп көч түгәргә туры килә, диссертация яклау чиратын аларга бирә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәфкать Сәфәров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.