Равил Вәли: татар язучысы, журналист

Равил Вәли (псевдоним), тулы исем-фамилиясе Равил Вәли улы Вәлиев (1942 елның 20 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы Яңа Кенәр — 2020 елның 31 марты, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан).

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). Фатих Хөсни (2010) һәм Эдуард Касыймов исемендәге премияләр лауреаты. КамАЗ төзелеше ударнигы.

Равил Вәли
Туган телдә исем Равил Вәли улы Вәлиев
Туган 20 август 1942(1942-08-20)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Яңа Кенәр
Үлгән 31 март 2020(2020-03-31) (77 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, журналист
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Фатих Хөсни премиясе
Эдуард Касыймов премиясе

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Балалык еллары шушы райондагы Иске Әҗем авылында үтә. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Арча педагогия училищесында укый, аннары бераз вакыт үз авылларында укытучы булып эшли. 19611964 елларда Равил Вәлиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны тәмамлап, башта күп тиражлы «Татарстан кооператоры» газетасында әдәби сотрудник, аннары Казан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли. 1969 елның көзендә Татарстанда Кама автомобиль заводы төзелә башлый. Гасыр гигантын коруда катнашу теләге 1970 елның маенда яшь журналист Равил Вәлиевне дә Чаллыга алып килә. Төзүчеләр хезмәтен һәм тормышын яхшырак өйрәнү максаты белән, башта ул гади ташчы булып эшли, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, Яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара.

Иҗаты

19701972 елларда Равил Вәлиев Чаллыдагы «Кама таңнары» исемле күп тиражлы газетаның редактор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тиздән авторның «Каурыйлар чыныкканда» дигән очерклар циклы «Казан утлары» журналында (1972 ел, № 2, 3, 4) басылып чыга һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнә. Яшь язучы тарафыннан тагы да киңәйтелебрәк эшләнгән бу әсәр 1973 елны Татарстан китап нәшриятында «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесть рәвешендә аерым китап булып басыла һәм укучыларның җылы бәясенә лаек була. Әсәр очеркистларның 1974 елда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия семинарында да тикшерелә һәм уңай бәя ала.

Равил Вәли 1978 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.

2020 елның 31 мартында Казанда 78нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат. Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Равил Вәли Тәрҗемәи хәлеРавил Вәли ИҗатыРавил Вәли ИскәрмәләрРавил Вәли СылтамаларРавил Вәли Моны да карагызРавил Вәли1942 ел1978 ел20 август2020 ел31 мартАрча районыКазанРСФСРРФСССРСССР Язучылар берлегеТАССРТРТатарТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреФатих ХөсниЭдуард КасыймовЯзучыЯңа Кенәр

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Алмаз Юнысов (1987)Ришат ТөхвәтуллинБолгарияСәламәтлекНаил Фәтхуллин (1936)Рәшит ӘхмәтҗановМәскәүКүренмә нурланышМарат Әхмәтов (1954)Мәрьям АрслановаӘнгам АтнабаевЙорт атыРазил ВәлиевРөстәм АсаевАксакау (станция)1966 елКазан яшьләр үзәгеҮзбәкстан2018 елҺетеросексуальлекРөстәм Вәлиев (1961)Вьет телеРөстәм МиңнехановИльяс Кудашев-Ашказарский1922 елХалыкара рус СоветыАвстрия1932 елВертуВольфганг Амадей МоцартУльтрашәмәхә нурланышТатар милли киемнәреAwraziä İqtisadi Berlege1870 елИндонезияБашкорт телеКөньяк-Көнчыгыш АзияДим (станция)114-нче мәктәп (Казан)Ворошилов районы (Татарстан АССР)Алабуга (балык)Зифа БасыйроваСанкт-ПетербургБисексуальлекHD169467Операцион системаРуслан СаберовМәскәү кремлеХәйдәр СәйбаталовPortАкман (Күгәрчен районы)Колхоз правдасыКиньяруандаВадим Захаров (1986)НигерСергей Антипов (1949)Гөлдания ХәйруллинаОблигация19 нчы мәктәп (Яр Чаллы)Ислам5 мартМинтимер ШәймиевКарина ЭвнTatar teleСанлы объект таныклыгыАлинә КәримоваИбраһим АганинРоссия Федерациясенең дәүләт гербыРоссия Совет Федератив Социалистик Республикасы🡆 More