Пенициллиннар — күпләгән грамуңай, кайбер грамтискәре микроорганизмнарга тәэсир итә торган антибиотиклар.
Беренче итеп табылган антибиотик. Аның чыганагы — пеницилл гөмбәчеге.
Пеницилл (лат. Penicillium notatum) азык-төлек продуктларында барлыкка килә, аларны боза. Вареньеда, бозыла башлаган алма яки апельсиндагы күгелҗем-яшел төстәге күгәрек элпәсе — пенициллның споралар барлыкка килү стадиясе ул.
Шотландиянең Александр Флеминг дигән бер галиме 1928 елда гриппка тикшеренүләр үткәрү белән шөгыльләнгән. Бервакыт ул уйламаганда-көтмәгәндә юылмаган чынаякта хасил булган яшелле-зәңгәрле күгәрекнең (табигатьтә пенициллин күгәрек гөмбәчекләре бүлеп чыгара) бу савыттагы барлык стафилококкларны үтереп бетерүен ачыклаган. Пенициллның бактерияләр үсешен тоткарларга сәләтле матдә бүлеп чыгаруына игътибар итә һәм бу матдәне пенициллин дип атый.
Пенициллинның ачылуы медицинада кискен борылыш ясый, төрле инфекцияләрне — туберкулез, сепсис, дифтерия һәм башкаларны дәваларга мөмкинлек туа.
Бу сәхифә медицина турында мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Пенициллин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.