Михаил Тимаев (Михаил Иван улы Тимаев, рус. Михаил Иванович Тимаев) — балет биючесе, М.
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты, Татарстанның атказанган артисты. Халыкара конкурс премиясе, «ТЮРКСОЙ» премиясе (2010), «Бию рухы» призы лауреаты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015).
Михаил Тимаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Михаил Иван улы Тимаев |
Туган | 31 гыйнвар 1986 (38 яшь) ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Коллектив урамы, Казан |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Һөнәре | балет биючесе |
Балалар | улы |
Бүләк һәм премияләре | (2015) |
1986 елның 31 гыйнваренда Казанда туган. Казанның 91-санлы мәктәбен, Казан хореография училищесын (Татарстанның халык артисты В.Н. Бортяков классы) тәмамлаган (2005).
2004 елдан, студент вакытыннан, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.
Театр труппасы белән Европа илләренә гастрольләргә чыга, шәхси чакырулар буенча Россия шәһәрләрендә чыгышлар ясый.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Михаил Тимаев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.