Мамык (Gossypium) — мальвалар үсемлек төреннән булган, көньякта игелә торган берьеллык үләнчел үсемлек, яки куак.
Мамык — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә.
Мамык | |
Халыкара фәнни исем | Gossypium L., 1753 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | Gossypieae[d] |
Таксонның халык атамасы | |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
Нәрсәнең чыганагы | cottonseed[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=5113 |
Мамык Викиҗыентыкта |
Үзәк тамыр системасы көчле. Чәчәкләре эре, ак, сары төсләрдә. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Җимеше — тартмачык, 3—5 капкач белән ачыла. Күн санлы орлыклар озын ак төкчәләр белән канланган, алар — орлык тарату өчен җайланма. Төкчәләрнең озынлыгы 50—60 мм га җитә.
Мамык үсемлеге җылылык, кояш, уңдырышлы туфрак һәм дым ярата. Гадәттә аны җирне ясалма сугару юлы белән үстерәләр. Мамык үсемлегенең биеклеге — метр яки метр ярым. Чәчәкләре эре. Җимеше булып орлык тартмачыгы пәйда була. Өлгергәннән соң аның капкачлары ачыла һәм аннан йомшак сүсле ак масса килеп чыга. Барыннан да элек аны Һиндстанда, аннан сон Кытайда һәм Мисырда үстерә башлаганнар. Башка илләрдән элегрәк һиндстанда киҗе-мамыктан җинел, нәфис тукымалар һәм төрле төстәге менә дигән ситсылар эшли башлаганнар. Хәзер мамыкны Һиндстанда, АКШта, Кытайда, Бразилиядә һәм башка илләрдә үстерәләр. Элекке ССРБда ул Урта Азия республикаларында һәм Кавказ артында үсә.
Тартмачыктагы йомшак массаны астында орлыклары бул. Орлыгын гомуми массадан аерып алуы бик җиңел түгел. Олыклары җепселләр, ягъни бик нечкә, озын һәм кыска сүсләр белән чуалган. Киндер һәм җитеннең сүсләре — сабакларында булса, мамык үсемлегенең — орлыкларында була.
Орлыкларыннан шулай ук май сыгып чыгаралар. Ул консерв сәнәгатендә кулланыла һәм маргарин эшләүгә китә. Болардан тыш, мамык маен сабын кайнатуда кулланалар, аннан гөлсирин һәм стеарин алалар. Мамык маен сыкканнан соң түп кала. Ул — туклыклы терлек азыгы. Майны сыгу процессында калган башка калдыклардан гудрон аерып алалар. Аны юлның каты түшәмәсенә һәм кызуга түзүчән лаклар җитештерүдә кулланалар. Орлык кабыклары этил һәм метил спирты ясауга китә. Сабаклары — ягулык һәм төзү материалы булып хезмәт итә. Яфракларыннан исә алма һәм лимун кислотасы алырга була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мамык (үсемлек), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.