Киҗе-Мамык

Киҗе-мамык – җеп, целлюлоза һ.б.

әзерләү өчен кулланыла торган мамык үсемлегенең орлык сүсе.

Киҗе-Мамык
Мамык үсемлеге
Киҗе-Мамык
Мамыкның кабат эшкәртелү мөмкинлеген күрсәтә торган Халыкара код билгесе

Мамык сүсен кешеләр кыргый хәлдә үскән мамык үсемлегеннән бик күптән үк җыя башлаганнар, һәм ул борынгы заманнардан ук культуралы үсемлек булып саналган. Барыннан да элек аны Һиндстанда, аннан сон Кытайда һәм Мисырда үстерә башлаганнар. Башка илләрдән элегрәк һиндстанда мамыктан җинел, нәфис тукымалар һәм төрле төстәге менә дигән ситсылар эшли башлаганнар. Хәзер мамыкны Һиндстанда, АКШта, Кытайда, Бразилиядә һәм башка илләрдә үстерәләр. Элекке ССРБда ул Урта Азия республикаларында һәм Кавказ артында үсә.

Мамык үсемлеге җылылык, кояш, уңдырышлы туфрак һәм дым ярата. Гадәттә аны җирне ясалма сугару юлы белән үстерәләр. Мамык үсемлегенең биеклеге — метр яки метр ярым. Чәчәкләре эре. Җимеше булып орлык тартмачыгы пәйда була. Өлгергәннән соң аның капкачлары ачыла һәм аннан йомшак сүсле ак масса килеп чыга.

Орлыклар белән катнаш сүс мамык кабул итү нокталарында туплана һәм аннан мамык чистарту заводларына җибәрелә. Мамык сүсен нигездә мамык җыю машиналары орлыгы белән бергә җыялар, һәм аны берничә тапкыр кабатлыйлар. Чөнки орлык тартмачыклары бер үк вакытта өлгереп җитми. Бу заводларда сүсләрне орлыклардан аералар. Махсус машиналар сүсне орлыктан аерып эрләү фабрикаларына җибәрәләр. Җыелган уңыш — әле ул чи мамык кына. Аннары җепселләрне озынлык буенча аералар: озыннары (20-25 ммдан артыклар) мамык сүсе дип атала, кыскараклары исә линт атамасын йөртәләр. Линтны гади мамык һәм шартлагыч матдәләр җитештерүдә кулланалар.

Анда мамыкны эрлиләр, ә туку фабрикаларында җепләрдән киҗе-мамык тукымалар, ситсылар, батист, маркизет, зәйтүн, бумази һәм трикотаж җитештерәләр. Юрганнар, шакмаклы сөлгеләр, пластмасса, целлюлоза, фототасма һәм кәгазь дә мамыктан эшләнә. Болар гына да түгел әле. Аннан техникада кулланыла торган нык тукымалар җитештерәләр.

Чыганаклар

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.

Tags:

Мамык (үсемлек)Целлюлоза

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Кәүсәр сүрәсеТакетаТатар телендә уйналган нәфис фильмнар исемлегеРихтер магнитуда шкаласыОстра-ВетереСендайАбанадесРумынияÇarlz III (Böyekbritaniä patşası)Җенси якынлыкБашкалаБейшор-Гарденс (Флорида)Сәнга(2759) ИдоменейАлжирСловак Википедиясе24 ноябрьЧәчәкләрКот-д’Ивуар2004Кристал-Лейк (Полк округы, Флорида)ДеттифоссМатбугат.ру(2685) МазурскийТыва теле895 елISO 3166Асексуальлек29 март1947 елТөрек Википедиясе1957 елВествиго (Луизиана)Балтыйк илләреАннонеРөстәм АбязовАтопияле дерматитУмырзаяЯйлакөй (Артуклу)Зөһрә СәхәбиеваУкраинаФранцуз ВикипедиясеWikixanäОйскирхенЛивияДэвид КэмеронАк чәчәкләр (фильм, 2015)20 гыйнварИтальян ВикипедиясеСаф табышАлтын Урда ханнары исемлегеФутбол буенча дөнья чемпионаты 2010ИнтернетЧарльз ДарвинӨчпочмак (ризык)ЧехияWikisäfärШәһәр-дәүләтКерәшен татарларыÖremçeБукмезонРепродуктив системаМөхәммәт МәһдиевҖәлил ФазлыевСан Вито-Черето (Маса-Карара)Жаир Болсонару🡆 More