Касыймов бульвары, Эдуард Касыймов исемендәге бульвар (рус. Бульвар Касимова, Бульвар имени Эдуарда Касимова) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам.
Озынлыгы 615 м.
Почта индексы 423832. ОКАТО коды: 92430000000.
Координатлар 55.734324°, 52.370925°.
Озынлык | 615 ± 1 метр |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Район | Үзәк район |
Почта индексы | 423832 |
Кисеп үтә | Халыклар Дуслыгы проспекты[d] һәм Рәис Беляев проспекты[d] |
Урамның исеме Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасына нигез салучыларның берсе һәм оешманың беренче җитәкчесе булган күренекле татар язучысы Эдуард Салихҗан улы Касыймов (1930-1986) хөрмәтенә аталган.
Э. Касыймов Чаллыда 1972—1986 елларда яши һәм иҗат итә. КамАЗ төзүчеләргә багышлап, «Чулман-оныклар дәрьясы» (1976), «Шиңмәсен гөлләрең» (1986) романнарын яза.
Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитетының 1989 елның 22 марты 110нчы санлы карары белән 39нчы комплекстагы урамга «Касыймов бульвары» исеме бирелә.
Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районындагы 38нче һәм 39нчы комплекслары чигендә урнашкан урам. Халыклар дуслыгы проспектыннан башлана. Рәис Беляев проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвар комплекс эчендәге урман полосасын кисеп үтә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Касыймов бульвары (Яр Чаллы), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.