Ефрем Еллиев, Ефрем Василий улы Еллиев, чуаш.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган. ССРБ язучылар берлегенә кабул ителгән (1962, вафатыннан соң).
Ефрем Еллиев | |
---|---|
Е.В. Еллиев (1907-1942) | |
Туу датасы: | 23 гыйнвар 1907 |
Туу урыны: | |
Үлем датасы: | 1 ноябрь 1942 (35 яшь) |
Үлем урыны: | Мәскәү өлкәсе |
Ватандашлык: | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Эшчәнлек төре: | язучы, укытучы |
Иҗат итү еллары: | 1930-1941 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | хикәя |
Иҗат итү теле: | чуаш теле |
1907 елның 23 гыйнварында Казан губернасы Чистай өязе (хәзер Аксубай районы) Сөнчәле авылында туган. Сөнчәле авылы мәктәбен, Чистай педагогика училищесын (1926) тәмамлаган. 1927-1928 елларда Мәскәү дәүләт университетында укый, авыру сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була.
Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә. Калинин фронтында, Мәскәү өлкәсендә сугышларда катнаша. Мәскәүне саклап, 1942 елның ноябрендә һәлак була.
1930 елларда иҗат итә башлый. Беренче хикәяләре «Сандал» журналында, «Трактор» әлманахында басылган. Әсәрләрендә күмәк хуҗалыкта яңача яшәү һәм эшләү үзенчәлекләрен яктырта. Әсәрләренә тирән психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Яшерен тел (эзоп теле) белән язу, читләтеп әйтү, символлар, аллегорияләр куллану остасы буларак танылган. «Чирмешән буйларында», «Каеш дилбегәләр», «Хатын», «Сөйкемле күзләр» әсәрләре билгеле. Пьесалар, тәнкыйть мәкаләләре дә яза. «Калавсем» (тат. Хикәяләр) (1963), «Суйласа илнисем» (тат. Сайланма әсәрләр) (1973), «Хикәяләр» (1983, (рус.)) китаплары нәшер ителгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ефрем Еллиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.