Чабаксар (рус. Чебокса́ры, чуаш.
Иделнең уң ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле.
Чабаксар | |
рус. Чебоксары | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1469 |
---|---|
Рәсми исем | Шупашкар |
Рәсми тел | чуаш теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Городской округ город Чебоксары[d], Чуаш айрат өлкәсе, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, Чабаксар өязе, Чабаксар өязе һәм Чуашстан |
Административ-территориаль берәмлек | Чуашстан |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Кортунов, Олег Игоревич[d] |
Халык саны | 489 498 (2017) |
Административ бүленеше | Чабаксарның Ленин районы, Чабаксарның Калинин районы, Чабаксарның Мәскәү районы һәм Заволжье[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Анталия, Эгер, Санта-Клара (Куба), Красноярск һәм Пенза |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 250,87 км² |
Почта индексы | 428000–428038 |
Рәсми веб-сайт | gcheb.cap.ru |
Җирле телефон коды | 8352 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Чабаксар Викиҗыентыкта |
Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Нижгарга — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашстанның тимер юл төененә — Канашка — 80 км.
Шәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар (чуаш. Шупашкар) сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучыларны Сувар шәһәре кешеләре дип санала.
Чабаксар каласы Идел буе калкулыгында Иделнең уң ярында урнашкан. Шәһәр ярларын Чабаксар сусаклагычы юа. Каланың чикләре озынлыгы 83,3 км, шул исәптән коры җир буйлап 67 км үтсә, Идел яры буйлап 16,3 км. Каланың гомуми мәйданы 233 233 км². Сулыклар гомуми мәйданның 15,7%ын алса, урманнар мәйданы 24,8 %ны алып тора.
Чабаксар климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 4,7 | 5,0 | 12,4 | 24,0 | 32,5 | 36,2 | 38,6 | 39,9 | 29,7 | 21,4 | 11,4 | 7,0 | 39,9 |
Уртача максимум, °C | −9,4 | −7,4 | −1,5 | 8,5 | 18,4 | 22,2 | 24,2 | 22,0 | 15,5 | 6,6 | −1,2 | −6,2 | 7,6 |
Уртача температура, °C | −12,9 | −10,7 | −5,1 | 4,3 | 12,6 | 16,6 | 18,8 | 16,6 | 10,6 | 3,1 | −3,4 | −9,1 | 3,5 |
Уртача минимум, °C | −16,4 | −14,1 | −8,5 | 0,4 | 7,7 | 11,9 | 14,4 | 12,4 | 7,2 | 0,8 | −5,8 | −12,2 | −0,2 |
Абсолют минимум, °C | −39 | −33 | −27 | −16,9 | −2 | 1,0 | 6,2 | 3,6 | −2,5 | −11,9 | −25,9 | −44,3 | −44,3 |
Явым-төшем нормасы, мм | 29 | 19 | 25 | 33 | 37 | 60 | 65 | 52 | 51 | 51 | 43 | 34 | 499 |
Беренче тапкыр 1469 елда Чебоксар исеме астында телгә алына.
1555 елдан — Мәскәү дәүләтенең крепосте. 17—18 гасырларларда — Идел буеның мәшһүр сәүдә үзәге (тоз, икмәк, җәнлек мехы, күн чималы, бал, һ.б).
1708 елдан — Казан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе составында, 1781 елдан — Казан наместниклыгының (1796 елдан — Казан губернасының) Чабаксар өязе үзәге. 1722 елда шәһәрдә Пётр I, 1767 елда – Екатерина II, 1798 елда – Павел I булганнар.
1856 елда Чабаксарда 11 чиркәү, 836 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.
1920 елдан — Чуаш автономияле өлкәсе, 1925 елдан — Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы. 1992 елдан Чуашстан Республикасының башкаласы булып тора.
XX гасыр эчендә шәһәр составына 25 авыл һәм штб кертелгәннәр, XXI гасырда шәһәр эченә биш Идел аръягындагы авыл кертелгән.
Халык исәбе 447 929 кеше (2010).
Төп халкы булып чуашлар (62,4 процент, 2002) һәм руслар (33,3 процент) тора.
|
|
|
|
Чабаксар шәһәрендә дүрт зур югары уку йорты урнашкан:
Бу уку йортларыннан кала шәһәрдә күп кенә башка уку йортларының филиаллары да урнашкан. Шулай ук 18 урта һөнәри уку йорты һәм мәктәпләр бар.
Каланың икътисады нигездә алга киткән сәнәгать оешмаларыннан тора. Төп юнәлешләре булып электр,энергия җайланмалары, машина төзелеше, азык сәнәгате тора.
Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,53 млрд сум тәшкил иткән.
Чабаксарның биш кардәш шәһәре бар:
Калып:Pəcəйнең зур шәһәрләре
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чабаксар, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.