Грета Гарбо (ингл. Greta Garbo, 18 сентябрь 1905(19050918), Стокгольм, Швеция — 15 апрель 1990, Нью-Йорк, АКШ), чын исеме Грета Ловиса Густафссон (швед.
1954 елда кино сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Оскар премиясына лаек була.
ингл. Greta Garbo | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Швеция Америка Кушма Штатлары |
Тугандагы исем | ингл. Greta Lovisa Gustafsson |
Туу датасы | 18 сентябрь 1905[…] |
Туу урыны | Катарина[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция |
Үлем датасы | 15 апрель 1990[…] (84 яшь) |
Үлем урыны | Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | пневмония һәм бөер эшчәнлегенең җитешсезлеге |
Җирләнгән урыны | Скугсчүркогорден[d] |
Ата | Karl Alfred Gustafsson[d] |
Ана | Anna Lovisa Johansdotter[d] |
Кардәш | Sven Gustafsson[d] һәм Альва Гарбо[d] |
Язма әсәрләр теле | инглиз теле |
Һөнәр төре | актёр, киноактер, театр актеры |
Эшчәнлек өлкәсе | актёр[d] |
Әлма-матер | Dramatens elevskola[d] |
Активлык урыны | Һолливуд |
Активлык чорнының башы | 1920 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1941 |
Сексуальная ориентация | Бисексуальлек |
Рабочая рука | леворукость[d] |
Фильмография | Greta Garbo filmography[d] |
Моның хуҗасы | Q109466924? |
Йогынтысын кичергән | Henry G. Bieler[d] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | gretagarbo.com(ингл.) |
Нинди веб-биттә тасвирланган | forum.genealogi.se/index.php?topic=76676.0(швед.) һәм stockholmskallan.stockholm.se/post/30864(швед.) |
Нинди вики-проектка керә | Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d] |
Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d] |
Грета Гарбо Викиҗыентыкта |
Булачак актриса 1905 елның 18 сентябрендә Стокгольмда, Швецияда туган. Карл белән Анна Густафссон гаиләсендә өченче бала була. 1918 елда аңа бик якын булган атасы туберкулез авыруыннан вафат була. Грета мәктәпне ташлап китергә мәҗбүр була һәм эшли башлый. Камералар алдында ул беренче тапкыр үзе эшләгән универмаг өчен реклама роликларында күренә. Ахыр чиктә аңа комедия режиссеры Эрик Петчер игътибар итә һәм үзенең „Петер-бродяга“ (1922) яңа картинасында кызга кече генә роль бирә. Картинаның титрларында актриса үз исеме астында телгә алына.
1922-1924 елларда Гарбо Стокгольмда актерлык осталыгына Король драма театры янындагы театр мәктәбендә өйрәнә, аның белән бергә Мими Поллак, Альф Шёберг укыйлар. Шунда ул режиссер Мориц Стиллер белән таныша. Ул шәхсән аның белән шөгыльләнә башлый, кызга матур көр псевдоним уйлап таба — Грета Гарбо — һәм тавышсыз „Сага о Йесте Берлинге“ картинасына төп рольгә чакыра. Нобель премиясе лауреаты Сельма Лагерлёф романының бу экранизациясендә актриса швед актеры Ларс Хансон белән бергә төшә.
Гарбоның иң билгеле тавышсыз картиналары „Агым“ (1926), „Тән һәм газазил“ (1927) һәм „Күңел“ (1927) була. Соңгы ике фильмында ул шул чордагы популяр уенчы Джон Гилберт белән төшә, алар арасында бәйлелек була. Алар өйләнешергә уйлый, әммә Гарбо кире уйлый һәм туйдан баш тарта.
Моннан тыш, актрисаның хатын-кызлар белән романтик бәйләнешләр турында да сүзләр йөри — фаразланган сөяркәләр исемлегендә актриса Луиза Брукс һәм язучы Мерседес де Акоста исәпләнә. Шулай ук аның вакыт-вакыты белән британ фотограф-гомосексуал Сесил Битон белән бәйләнешләре булып ала, моның турында ирнең дөнья күргән көндәлекләреннән билгеле булды.
1931 елда Гарбо Кларк Гейбл белән «Сьюзан Ленокс: падение и взлет» картинасында бергә төшә. Бу аларның бердәнбер уртак фильмы була, моның сәбәбе аларның бер-берсен яратмауда. Гарбо актерның уенын дорфа дип саный, ә Гейбл җавап итеп Гарбоны снобизмда гаепли.
Соңыннан ул «Мата Хари» һәм «Гранд-отель» фильмнарында төшә. Һәркайсында ул Беренче дөнья сугышы чорындагы шпионка ролен уйнаса, икенче 1932 елда «Оскар» премиясына лаек була. Бераздан Гарбо контракт шартларына бәйле сәбәпләр аркасында кинода төшми. Ахырда, MGM җитәкчелеге Гарбо өчен аерым хокуклар каралган яңа контракт төзи.
Гарбо кинога Икенче дөнья сугышы төгәлләнгәннән соң әйләнеп кайтырга уйлый, әммә бу ниятен тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул киткәннән соң Марлен Дитрих иренә язган хатында шушындый сүзләр бар: «Мин ишеттем, Гарбо кинодан киткән икән... Ярый, мин шатмын. Хәзер мин берүзем калам».
Кинодагы карьерасының беренче елларыннан тыш, Грета автографларны сирәк бирә, үзенең фильмнарының премьераларында булмый, фанатларның хатларына җавап һәм интервьюлар бирми.
АКШның махсус хезмәтләренең ачылган архивларынан Гарбо аларның яшерен агенты булуы турында мәгълүмат сенсациягә әверелә. Гарбо Икенче дөнья сугышы чорында фашистларга каршы көрәштә, атап әйткәндә, Данияда яшәгән яһүдләрне коткаруда катнаша.Калып:Кол
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Грета Гарбо, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.