Владимир Васильев, Владимир Михаил улы Васильев (1978 елның 23 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — опера җырчысы (бас), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2004 елдан) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (2006 елдан) солисты.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы (2011 елдан). Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе (2014 елдан). Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2023) артисты.
Владимир Васильев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Владимир Михаил улы Васильев |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары | 2004 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | җырчы, педагог |
Моң | бас |
Кораллар | тавыш[d] |
Коллективлар | Татар дәүләт филармониясе |
Бүләкләр | |
vladimirvasilev.narod.ru | |
Милләт |
1978 елның 23 ноябренда Яр Чаллыда туган. Казан дәүләт педагогика университетын (Яр Чаллы филиалы) «тарих укытучысы» белгечлеге буенча (2000), Казан консерваториясен «академик җырлау» белгечлеге буенча (Ю. Борисенко сыйныфы) (2006), Казан консерваториясе каршында аспирантураны (җитәкчесе Ю. Борисенко) (2009) тәмамлаган. 2006-2008 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә (Важа Чачава сыйныфы), 2009 елда Вена операсында (Е. Нестеренко җитәкчелегендә) стажировка үткән.
2004 елдан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.
2006 елдан М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры солисты.
2011 елдан Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы.
2014 елдан Татар дәүләт филармониясендә әдәби-музыкаль лекторий мөдире.
Чит илләрдә гастрольләрдә була: Украина (2003), Төркия (2004, 2005, 2006, 2008), Казакъстан (2004, 2012), Бөекбритания (2005, 2006), Азәрбайҗан (2006), Беларусь (2007), Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте (2008), Австрия (2009), Һолландия (2009, 2010, 2011), Бельгия (2009), Польша (2010), Франция (2011, 2013), Чехия (2014), Алмания (2014).
Халыкара опера фестивальләрендә: ТЮРКСОЙ төрки халыклар фестивалендә (Мәрсин, Төркия, 2008; Гирна, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте, 2008), Ф. Шаляпин исемендәге фестивальдә (Казан, 2007-2012), «Ирина Архипова тәкъдим итә» (Ярославль, 2006 , Мәскәү, 2006), Собинов музыка фестивалендә (Курск, 2009), «Шаһимәрдән дусларын җыя» (Павлодар, Казакъстан, 2012) һәм Р. Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестивалендә (Түбән Новгород, 2006, Казан, 2006) катнаша.
Дирижёрлар М. Плетнёв, Ф. Мансуров, Р. Салаватов, В. Васильев, М. Боэми, Г. Ринкявичюс, М. Аннамамедов, В. Соболев, П. Сорокин (Зур театр, Мәскәү), К. Дургарян (Ереван, Әрмәнстан), Н. Некрасов, А. Шутиков, режиссёрлар М. Панджавидзе (Зур театр), Д. Сәетович, Б. Бергер-Горски (Австрия) белән хезмәттәшлек итә.
Әти-әнисе Михаил Евстафий улы Васильев (25.09.1940) һәм Анна Владимир кызы Васильева (Глухова) (06.10.1940) икесе дә Зәй районы Поповка авылында туганнар.
Хатыны Елена, уллары: Александр (06.10.2002) һәм Николай (23.11.2007), икесе дә музыка белән шөгыльләнә.
2013 елның 21 февралендә Татарстан дәүләт гимнын беренче башкаручыларның берсе (Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары каршында).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Владимир Васильев (1978), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.