Бүсерләр (рус. грыжи) кешеләрдә берничә төрле күзәтелә.
Тышкы якка чыга торганнары: касык бүсере (60 % ), кендек бүсере (9 % ), касык өсте бүсере (3 % ), операциядән соңгы бүсер (9 % ) һ.б. Балаларда еш кына эчке якка чыга торган бүсерләр дә очрый. Касык бүсере яшьләрдә бик еш күзәтелә. Ул көчәнгәндә, авыр әйберләр ) күтәргәндә һәм башка сәбәпләр аркасында эчке органнар (эчәклек) чыккан тишегендә кысылып калырга мөмкин. Бу вакытта аны табиблардан башка урынына кире кертү авыр, ә кысылып калган өлешендә некроз башланган очраклар да була. Шуңа күрә мондый авыруларның тормышын саклап калу кайчак бик авыр. Бүсерләрне төп дәвалау чарасы — операция ясау. Операция ясарга ярама ган, бүсер еш борчымаган кешеләргә табиблар бандаж (махсус киң билбау, . биләүсә) белән йөрүне киңәш итәргә мөмкин.
Бүсер | |
Саклык белгечлеге | общая хирургия[d] |
---|---|
NCI Thesaurus идентификаторы | C34685 |
Бүсер Викиҗыентыкта |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бүсер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.