Боҗралы́ суалчанна́р (Annelida) - икенчел тән куышлыгы (целом) булган суалчаннарның иң зур югары оешкан тибы.
6 сыйныфны үз эченә ала: беренчел боҗралы суалчаннар, күп төкле боҗралы суалчаннар (полихетлар), аз төкле суалчаннар (олигохетлар), сөлекләр, эхиуридлар һәм сипункулидлар. Дөнья фаунасында 8 меңләп төре билгеле. Татарстан территориясендә, гадәттә, 2 класс вәкилләре: аз төкле суалчаннар (яңгыр суалчаннары, энхитреидлар) һәм сөлекләр очрый. Боҗралы суалчаннар озынлыгы берничә мм дан алып 2,5 м га кадәр.
Боҗралы суалчаннар | |
Халыкара фәнни исем | Annelida Lam., 1809 |
---|---|
Таксономик ранг | тип |
Югарырак таксон | Спиральные[d] |
Таксонның халык атамасы | Ringwormen, кольчецы, кольчатые черви, черви, တီမျိုး, leddormer, Ringelwürmer һәм kolobarniki |
Башлану вакыты | 516000 тысячелетие до н. э. |
Кайда өйрәнелә | annelidology[d] |
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел | 530000 тысячелетие до н. э. |
Боҗралы суалчаннар Викиҗыентыкта |
Гәүдәсе 3 өлешкә бүленгән: баш, тән (буыннардан тора) һәм аналь калак. Буыннар саны берничә йөзгә җитәргә мөмкин. Һәрбер буынтык организмның мөһим система өлешләрен үз эченә ала. Боҗралы суалчаннар өчен буынтыклы икенчел куышлык (целом) хас, ул куышлык сыеклыгы белән бергә «гидравлик скелет» ролен үти, шулай ук эчке секреция бизләре бүлеп чыгарган төрле продуктлар, әче тудыргыч һәм углекислый газ йөрү урыны булып тора. Боҗралы суалчаннарның махсус хәрәкәтләнү органнары параподияләре бар. Аз төкле суалчаннарда төкләр генә була. Күп төрләре гәүдәнең юкка чыккан өлешләрен яңадан торгызу сәләтенә ия. Җенси һәм җенси булмаган юл белән үрчиләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Боҗралы суалчаннар, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.