һәм
Бишбүләк районы | |
баш. Бишбүләк районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Бижбулякский район һәм Бишбүләк районы |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Бишбүләк |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 26 080 (2010) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 311 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Бәләбәй райуны, Әлшәй районы, Миякә районы, Ярмәкәй райуны, Пономарёвка районы һәм Абдулинский городской округ[d] |
Мәйдан | 2133,9 км² |
Рәсми веб-сайт | adm-bizhbulyak.ru |
Бишбүләк районы Викиҗыентыкта |
Бишбүләк районы (рус. Бижбулякский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Бишбүләк авылы, ул Уфадан 230 км, якындагы Приютово тимер юл станциясеннән 40 км ераклыкта урнаша.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
Бишбүләк муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын көньягында урнашкан. Мәйданы 2 134 км² тәшкил итә. Бишбүләк районы Әлшәй, Ярмәкәй, Бәләбәй районнары белән һәм Ырынбур өлкәсе белән чиктәш.
Районның төньягында Ык елгасы башлана, көньяк өлешендә – Дим елгасы ага, кушылдыклары – Мәнәвез, Өязе.
Районның 16%ын урманнар алып тора.
85 авыл бар, иң эреләре: Бишбүләк (2009 елда 6,4 мең кеше яши), Кыңгыр-Мәнәвез (1,36 мең), Михайловка (1,31 мең), Ает (1,26 мең), Дим (1,02 мең), Базлык (1 мең), Кошъелга (0,86 мең), Усак-Кичү (0,84 мең).
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 1 гый 2018 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
39 587 | ↘37 464 | ↗38 548 | ↘32 543 | ↘27 781 | ↗27 999 | ↘26 080 | ↘22 511 | ↘22 052 |
Ел | чуашлар | татарлар | башкортлар | руслар |
---|---|---|---|---|
1970 | 31,4 % | 8,3% | ||
1989 | 37,5% | 35 % | 10,4% | |
2002 | 40 % | 26,3 % | 21,5 % | 10,6% |
2010 | 35,3 % | 26,1 % | 22 % | 11,8% |
Мукшылар (эрзә) – 3,6%.
Районда нефть ятмалары ачыкланган (Шкапов, Дим, Сатай ятмалары). Нефть ятмаларын Башнефть АҖҖ кызы – «Ишембайнефть» хезмәтләндерә.
Бишбүләк районында төрле укладлы авыл хуҗалыгы комплексы пәйда булган. Районда 24 эре хуҗалык (ААҖ), 13 «иманлы ширкәт», 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 125 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Авыл хуҗалыгы техникасын «Җиргән МТС» Бишбүләк филиалы төзекләндерә.
Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча база булдырылган. 7 тегермән, 7 пекарня, «Уралсиб-Бишбүләк» сөт заводы, аена 40 т ит куәтле ит хәзерләү цехы.
Бишбүләк районы аша 4нче категория Кыргыз-Миякә-Бишбүләк юлы уза, күрше районнар һәм Ырынбур өлкәсе белән аралашу өчен 5нче категория юллар хезмәт итә. Юлларның тулаем озынлыгы – 471 км, яхшы каты өслекле юллар – 163 км (34,7%).
Районда шулай ук ведомство юллары бар – 92,3 км, аларның яхшы өслеклеләре – 75%. Бу юллар нефтьчеләргә хезмәт итә.
Бишбүләк районында 30 мәктәп әлегә бар: 11 башлангыч, 11 – төп, 17 тулы урта. 3375 укучы бар.
Бишбүләк районының «Якты юлдан» дип аталучы иҗтимагый-сәяси газетасы чыгарыла. Оештыручысы: Бишбүләк район Советы. 1931 елдан башлап чыга. Татар теленнән тыш, газета шулай ук русча һәм чуашча чыгарыла. Атнага 3 тапкыр чыга. Айга 2 тапкыр башк. "Дим буйҙары" гәҗит - кушымтасы чыгарыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бишбүләк районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.