Әлшәй районы (рус. Альшеевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район.
Административ үзәге — Раевка авылы (элекке станция).
Әлшәй районы | |
баш. Әлшәй районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 31 гыйнвар 1935 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Раевка |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны | 43 647 (2010) |
Административ бүленеше | Раевский сельсовет (Альшеевский район)[d], Әбдрашит авыл җирлеге, Аксёновский сельсовет[d], Гайниямакский сельсовет[d], Зеленоклиновский сельсовет[d], Ибраевский сельсовет[d], Казанский сельсовет[d], Кармыш авыл советы (Әлшәй районы), Кипчак-Аскаровский сельсовет[d], Кызыльский сельсовет[d], Мендяновский сельсовет[d], Нигматуллинский сельсовет[d], Нижнеаврюзовский сельсовет[d], Никифаровский сельсовет[d], Слаковский сельсовет[d], Ташлинский сельсовет[d], Трунтаишевский сельсовет[d], Чебенлинский сельсовет[d], Шафрановский сельсовет[d] һәм Воздвиженский сельсовет[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 110 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Дәүләкән районы, Авыргазы районы, Стәрлетамак райуны, Миякә районы, Бишбүләк районы һәм Бәләбәй райуны |
Мәйдан | 2415 км² |
Рәсми веб-сайт | alshei.bashkortostan.ru(рус.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Әлшәй районы Викиҗыентыкта |
1935 елның 31 гыйнварында барлыкка килгән. Административ үзәге итеп Раевка станциясе куела.
Муниципаль район Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә Дим елгасының урта агымында урнашкан. Мәйданы 2415 км² тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган.
Район башлыча дала җирләренә керә. Урманнар 15% территория алып тора.
Район җире авыл хуҗалыгы максатларына буйсындырылган. 82% җир авыл хуҗалыгы биләмәләренә керә, шуларның 73%ы эшкәртелә.
Барлыгы 44,2 мең кеше яши. 2002 ел сан алуы буенча 17 930 башкорт (район буенча 37%), 16 290 татар (33,7%), 10 661 рус (22%), 1774 украин 952 чуаш бар. 1989 елгы сан алу белән чагыштырганда татар белән башкортлар урын белән алышканнар, чөнки ул чакта татарлар район халкының 40,5, башкортлар — 26,5%ын тәшкил иткәннәр.
Райондагы иң зур татар авыллары (1989):
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|
71 230 | ↘61 603 | ↘61 151 | ↘50 627 | ↘46 690 | ↗48 398 | ↘43 647 | ↘37 615 |
Районда 1 зур (Раевка янында), 6 вак нефть ятмасы бар. Аларны “Аксаковнефть” берләшмәсе файдалана.
2009 елгы мәгълүмат буенча матди җитештерү тармакларында шөгыле булган халыкның 60%ы (9665) катнаша. Җитештерми торган тармакта – 40% (6435 кеше). Оешма һәм предприятиеләрдә 7979 кеше эшли. Шул исәптән:
Рәсми яктан Әлшәй районында эшсезлек – 2,68% дәрәҗәсендә.
Әлшәй районы мәгариф челтәренә 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Урта белемне 1 Раевка башкорт лицее, Раевка гимназиясе, 16 урта, 11 төп, 3 башлангыч, 1 “ачык” (сменалы), 2 өстәмә белем бирү учреждениесе бирә.
2010/11 уку елы башына район мәктәпләрендә 5238 бала укый, мәктәпкәчә оешмаларда 1293 бала тәрбияләнгән. Мәктәпләрдә 1116 кеше хезмәт куя, шул исәптән 613 укытучы.
1935 елның февраленнән район гәҗите чыга.
Татарча «Әлшәй хәбәрләре», русча «Альшеевские вести», башк. «Әлшәй хәбәрҙәре».
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әлшәй районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.