Мифтахетдин Акмулла: шагыйрь һәм мәгърифәтче

Акмулла, Мифтахетдин Камалетдин улы Камалетдинов (27 декабрь 1831, Дүсән, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы — 27 октябрь 1895, Троицк-Златоуст юлы) — шагыйрь һәм мәгърифәтче.

Мифтахетдин Акмулла
Мифтахетдин Акмулла: Килеп чыгышы, Белем алу, Иҗат
Туган телдә исем Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла
Туган 27 декабрь 1831(1831-12-27)
Дүсән, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы
Үлгән 27 октябрь 1895(1895-10-27) (63 яшь)
Троицк-Златоуст юлы
Һөнәре шагыйрь, мәгърифәтче

Мифтахетдин Акмулла: Килеп чыгышы, Белем алу, Иҗат Мифтахетдин Акмулла Викиҗыентыкта

Башкорт, татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән.

Килеп чыгышы

Акмулла хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының Дүсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Атасы Мөхәммәдъяр үлгәч, анасы Өммегөлсем күрше башкорт авылына — Туксанбайга кияүгә чыга. Башкортстан ягы Акмулланы этник башкорт итеп күрсәтергә омтыла. Шуның өчен аларга үги атасы Камалетдинне Акмулланың чын атасы итеп күрсәтү кирәк. «Дүсән версиясе» әдипнең әсәрләренә, аның белән яхшы таныш Риза Фәхретдин, Акмулланың шәкерте Дусмаил Качкынбаев истәлекләренә таяна.

Белем алу

Акмулла Туксанбайда башлангыч белемне ала. Аннары Мәнәүзтамак, Әнәч, Стәрлебаш мәдрәсәләрендә белем өсти. Стәрлебашта шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала, соңрак Троицки мәдрәсәсендә укый. Җәйләрен казакъ ягына чыгып, балалар укыта.

Иҗат

Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку–язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктырырлык итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый.

Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы әлләни зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән (1892, 1904, 1907 елларда). Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе – «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892) Акмулланы барлык төрки телләрдә сөйләшүче укымышлыларга таныта.

Акмулланың әсәрләре тирән һәм фәлсәфи эчтәлекле, поэтик эшләнешләре камил булу белән аеруча игътибарга лаек. Ул чын мәгънәсендә шигырь остасы, XX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, шигырь мәктәбе тудырган әдипләрнең берсе һәм күренеклесе.

Үлеме

Акмулланың үлеме көтелмәгәндә һәм үкенечле була. Ул 1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Зылатауска барганда, Мияс заводыннан ерак түгел юлбасарлар тарафыннан үтерелгән. Миәстә әдип кабере өстендәге ташка гарәпчә текст уеп язылган. Татарчага юлга-юл тәрҗемәсе:


Мифтахетдин Акмулла: Килеп чыгышы, Белем алу, Иҗат  Шаһидләрчә үтерелгән, 1313 елда сигезенче җөмади-әл-үләда, җомга көнне кичен; Акмулла исеме белән билгеле мелла Мифтахетдин, нәсел буенча атасы Мөхәммәдъяр хәлфә, тәрбия буенча атасы Камалетдин. Тәмам, бетте. Мифтахетдин Акмулла: Килеп чыгышы, Белем алу, Иҗат 

Күрсәтелгән дата 1895 елның 26 октябрьдән 27 гә каршы төнгә туры килә. 1980 елда иске, ишан Зәйнулла Рәсүлев куйдырган ташны Уфадан килгән делегация алып ташлый һәм аның урынына «Туксанбай» версиясен куәтләгән язулы мәрмәр плитә куя.

Басмалары

  • Үлеменнәң соң Акмулланың шигырьләрен Риза Фәхретдин һәм Сәкен Сәйфуллин бастырып чыгаралар.
  • 1981 елда Акмулла шигырьләре Миркасыйм Госманов редакциясендә чыга: Акмулла. Шигырьләр. Казан, 1981.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Мифтахетдин Акмулла Килеп чыгышыМифтахетдин Акмулла Белем алуМифтахетдин Акмулла ИҗатМифтахетдин Акмулла ҮлемеМифтахетдин Акмулла БасмаларыМифтахетдин Акмулла Моны да карагызМифтахетдин Акмулла ИскәрмәләрМифтахетдин Акмулла СылтамаларМифтахетдин Акмулла1831 ел1895 ел27 декабрь27 октябрьДүсәнУфа губернасыШагыйрь

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Airbus A350 XWBÄn-Nüsrä CäbhäseВидовКипр РеспубликасыЛацио (футбол клубы)Рәмзилә ХисаметдиноваАйдар ФәйзрахмановСергей Антипов (1949)Антонио ГаудиБулат Мусин (1994)Анджелина Джоли372 (сан)Вакыт (газета)МонакоXXIX гасыр (б. э. к.)КПҮИИсем (сүз төркеме)Йорт тавыгыМисырВикипедияТимерПачентроРабит БатуллаҖәүдәт ХантимеровМальтаDelete (төймә)Мөгезле эре терлекРус телеСәләникWikiАлинә КәримоваКасыйм татарлары авыллары9 октябрь18 мартТелекоммуникацияКиров районы (Санкт-Петербург)Айдар ТимербаевТаиландАк юл (журнал, 1913)Болгария2009 елГабделфәт СафинБеренче театр (спектакль)1391 елЭнҗе МөэминоваЧәчәк авыруыУаньи-ан-ВалуаТриестSaq-Soq törkemeТикТокХәтер көнеИталияТаһир ЯкуповКыйссаи ЙосыфЗур пандаМөселманнарЛаппаноБалигъ булу яшеИндонезия1528 елВашингтон (башкала)Камерата-НуоваТуфан МиңнуллинИлдар СибгатуллинКазанЧамчавуш (Сусуз)1978 елның 31 августы вакыйгасы🡆 More