Хәмит Габдулла улы Гаделшин (1923 ел ― 2000 ел), Советлар Берлеге Каһарманы (1944).
Хәмит Гаделшин | |
---|---|
Туган | 10 июль 1923 Ает, Бәләбәй кантоны, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 10 гыйнвар 2000 (76 яшь) Бишкәк, Кыргызстан |
Күмү урыны | Бишкәк |
Һөнәре | офицер |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1944) (Ленин ордены) |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Радиотелеграфчылар курсын (1941), сугыштан соң Ленинград хәрби укухансен һәм Ленинградтагы Советлар Берлеге Маршалы С.М. Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен тәмамлый. 1941 елның августыннан Кызыл армиядә. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1449-нчы аерым элемтә ротасының (46-нчы армиянең 31 нче укчы дивизиясе) өлкән радиотелеграфчысы. Кавказарты, Төньяк Кавказ, Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында ССРБ белән Төркия арасындагы дәүләт чикләрен һәм Кара Диңгез ярларын саклауда (1941-42), Зур Кавказ сыртының үзәк өлеше өчен барган бәрелешләрдә (1942), Кавказ һәм Днепр өчен барган сугышларда (1943), Уңъяк яр Украина, Румыния, Болгарияне азат итүдә (1944), Яссы-Кишинәү операциясендә, Дебрецен (икесе дә - 1944), Будапешт (1944-45), Вена һәм Прага (1945) һөҗүм оперцияләрендә катнаша. 1943 елның 27 сентябрендә Сошиновка авылы янында (Днепропетровск өлкәсе Югары Днепр районы) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет армиясендә командирлык вазифаларын башкара (1969 га кадәр). Фрунзе (Бишкәк) шәһәрендә Фрунзе исемендәге һөнәр укуханәсендә хәрби җитәкче булып эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Хәмит Гаделшин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.